Кирпеч заводы поселогында минераль суны кабат шешәләргә тутырачаклар
Кирпеч заводы чыганагындагы минераль суны кабат шешәләргә тутырмакчылар.
Чирмешәндәге бер эшкуар әйтүенчә, су тутыру цехын киләсе елда хәрәкәткә җибәрмәкчеләр. Әлегә монда цех өчен 30га 12 метр зурлыкта булачак бинаның нигезен коралар, аннары сэндвич панельләрдән стена күтәрмәкчеләр.
Биредә минераль су 94 метр тирәнлектән күтәрелә. Скважина казылган да. Суның сыйфаты тиешле таләпләргә җавап бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев