Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Киләсе елда Чирмешән районында ятим балаларга 15 аерым йорт төзелергә тиеш

Быел районда дүрт гаилә дүрт баланы үзенә сыендырган. Бер гаилә тәрбиягә бер бала алган, ә өч гаилә берәр балага опека рәсмиләштергән.

Район опека һәм попечительлек бүлегеннән хәбәр итүләренчә районда 35 гаиләдә ятим яки тәрбиячесез калган 50 бала тәрбияләнә. Тәрбиягә бала алган 20 гаиләдә 30 сабый үсә, 15 опекун гаилә 20 баланы сыендырган.

-Ятим калган бала 18 яше тулгач торак белән тәэмин ителергә, тик аның даими эш урыны булырга тиеш, - ди район опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Лилия Хожаева. – Чирмешәндә шундый тугыз егет һәм кыз үз куышын булдырды, тагын 15се чиратта тора.

2022 елда ятим балаларга район үзәгендә, Марат Габдрахманов урамында 15 аерым йорт төзү планлаштырыла.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев