Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

“Хәтер бакчасы” Светлогорск поселогында булачак

Чирмешән урманчылары Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан игълан ителгән Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында 9333 төп агач утыртты.

Светлогорк поселогының урманчылар конторасы янәшәсендә утыртылган өч яшьлек нарат үсентеләре бер ун елдан кеше биеклегендә үсәчәк икән. Ул чынлап та “Хәтер бакчасы” булыр.

Инде мәгълүм булганча, Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион мәрхүмнәр истәлегенә быел Россиядә һәм СНГ илләрендә   27 миллион төп агач утырту акциясе гамәлгә ашырыла. Безнең районнан әлеге канкойгыч сугышта 19852 кеше катнашып, шуларның 8532се яу кырында башын салган. Әле сугыштан соңгы яралардан тернәкләнә алмаганнарны да санасаң!.. Чирмешән урманчылары утырткан  9333 төп нарат үсентеләре шушы шәһит киткән якташларыбыз истәлегенә булсын.

-Агач утырту эшендә 12 хезмәткәребез катнашты. Аларның да сугышта үлеп калган бабалары, якыннары, туганнары бар. “Хәтер бакчасы”на үзебездән шулай өлеш кертә алуыбыз изге гамәл булды, - ди  “Чирмешән урманчылыгы” җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.  

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев