Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Халык контроле”нә Югары Кармалка авылыннан ике хәбәр язганнар

Ноябрь аенда һәм декабрьнең башында республиканың “Халык контроле” дәүләт порталында безнең районнан ике хәбәр урнаштырылган. Алар икесе дә Югары Кармалка авылыннан.

Язманың беренчесендә берәү Югары Кармалка авылындагы күпер торышыннан зарланган: “Аның аша машина белән йөрү куркыныч, кырыйлары убыла һәм пычрак...” Әлеге уңайдан күперне 2022 елда капиталь ремонтлау планлаштырыла дип җавап бирелгән.

Шул ук автор декабрь аенда, фотодан күренгәнчә, кабат шул  күпер тирәсенә “бәйләнә”: “Юллар кардан чистартылмый, ул эрегәннән соң бозлавык, колея хасил булган. Машиналарның төбе тия, тауга менеп булмый...”. Бу зар уңаеннан  тиешле чаралар күрелүе хакында җавап язганнар.

Сүз уңаеннан, “Халык контроле”нә, алкоголь продукциясен законсыз сатучылар хакында да язарга мөмкин. Әгәр факт раслана икән, хәбәр бирүчене акчалата бүләкләү каралган. 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев