Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мәңге төзәлмәслек яра

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә улы Илдарны искә алып, Керкәле авылында яшәүче Мәймүнә Ногмановага Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев һәм авылның мәдәният хезмәткәрләре хәлен белеп, күчтәнәчләр китергәннәр.

Бу фаҗыйгадан соң 21 ел вакыт узса да, район халкы да, авылдашлары да егетнең әнисен онытмыйлар, хәлен белеп торалар.

Ике дистә ел элек булган вакыйгалар ана йөрәгендә кабат яңарды.

- 1997 елда улыбызны, исән-сау кайтуын теләп, армия сафларына озаттык. Илдар Дагыстанда хезмәт итте, башта ике арада хатлар еш йөреде, соңга таба алар сирәгәйде. Нәкъ шул вакытта ул якларда сугыш башланды. Улыбыз кайтырга берничә ай гына калды дип, көтеп торганда аның үлүе турында хәбәр алдык. Бу вакытта безнең ниләр кичергәнне сөйләп тә, язып та аңлату мөмкин түгел, аяз көнне яшен суккандай булды, - дип искә алды ул көннәрне Мәймүнә апа. - Яшьлеге чәчәк аткан вакытта, 20 яше дә тулмаган килеш балабыз белән мәңгегә хушлаштык, җир куенына илтеп салдык. Нәрсә өчен, кем өчен? Яшәргә дә, яшәргә иде дә бит, нишлисең, тормыш без теләгәнчә генә бармый шул. Илдарның үлеме үзем, балаларым, якыннарым өчен мәңге төзәлмәслек яра булып калды. Мине игътибардан ташламаган барлык кешеләргә дә рәхмәтем зур. Сезгә мондый кайгы күрергә язмасын, илләребез тыныч булсын.

Фото: автор.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Олы кайгыгызны уртаклашам. Укыганда шок алдым.... Авыр хэсрэт....