Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кемгә – трактор, кемгә – аэрочана

Быел райондашларыбыз арасыннан дүрт кеше өр-яңа трактор сатып алган. Узган еллар белән чагыштырганда шәхси хуҗалыкларда әлеге төр техникаларның артуы күзәтелә. Шушы рәвешле авыл кешесе очсыз-кырыйсыз мәшәкатьләренең бер өлешен "корыч ат" җилкәсенә дә салырга тырыша. Тракторларны теркәү эше белән шөгыльләнүче "Гостехнадзор"ның райондагы дәүләт инспекторы Рифат Гатин сүзләренчә, якташларыбыз бераз "йөрегән" техникаларны,...

Быел райондашларыбыз арасыннан дүрт кеше өр-яңа трактор сатып алган. Узган еллар белән чагыштырганда шәхси хуҗалыкларда әлеге төр техникаларның артуы күзәтелә. Шушы рәвешле авыл кешесе очсыз-кырыйсыз мәшәкатьләренең бер өлешен "корыч ат" җилкәсенә дә салырга тырыша.

Тракторларны теркәү эше белән шөгыльләнүче "Гостехнадзор"ның райондагы дәүләт инспекторы Рифат Гатин сүзләренчә, якташларыбыз бераз "йөрегән" техникаларны, нигездә, тирә-күрше районнардан, Самара, Ульяновск өлкәләреннән сатып ала.
Бүген физик затларда (монда крестьян-фермер хуҗалыклары да керә) 347 трактор исәпләнә. Күпчелеге - "Белоруслар".
- Быел сигез айда 38 трактор теркәдек. Иң мөһиме - техникаларның документлары булырга тиеш. Аннан тагын бер шарт - төзек, техник карау үткән трактор гына юлга чыга ала,- ди инспектор.
Халык техникалары белән бакча сукалый, үлән чаба, печән хәстәрли. Кемдер мини-тракторлар алса, икенчеләр МТЗ, Т-40ларга өстенлек бирә.
Әйтик, Әмир авылыннан Мәхмүт Садриев 1996нчы елдан бирле Т-16, халык телендәге "быт-быт" тракторын "җигә". Иртә яздан кузгатылган техника кара көзгә кадәр хуҗасына хезмәт итеп, кышын гына "ялга" туктый.
- Беренче елларны, белеп бетермәү сәбәпле, тракторга акчаны күп "тыктым". Коробкага запас частьләр еш алырга туры килде. Хәзер андый чыгымнар тотмыйм инде,- ди трактор иясе. - "Быт-быт" белән өй җиткердем, абзар, мунча салдым. Кемгәдер ялынырга туры килмәде - материалларның күбесен шуның белән ташыдым. Әле бүген малларга азыкка йөрим, тирә-күршегә дә шул тракторым белән булышкалыйм.
Шунысы кызык, халыкта тракторлар артса, мотоцикллар күзгә күренеп кими. Югыйсә, анысы да авыл җирендә тормыш алып бару өчен менә дигән булышчы иде. ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, бүген райондашларыбызда теркәлгән, исәпкә куелган 60лап мотоцикл бар. Ә моннан 8-9 еллар элек кенә аларның саны 300ләп булган. Аның каравы якташларыбыз арасында кышларын аэрочаналарда җилдертүчеләр арта. Рифат Гатин әйтүенчә, бездә шундый 15ләп техника исәптә тора. Аларны йөртүчеләр йөртү таныклыгына ия булырга тиеш. Чөнки зур тизлекле замана чаналарын иярләү өчен күнекмәләрең булу, юл йөрү кагыйдәләрен белүең зарур. Әнә быел Лаеш районында яшьләр - кыз белән егет аэрочанада авариягә очрап һәлак булдылар. Шунлыктан, безнең "Гостехнодзор" инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә мондый төр техникаларда "правасыз" йөрүчеләрне булдырмаска тырыша.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өряңа трактор