Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Казанкадан Кураковлар район ярдәме белән һәм субсидия хисабына абзарларын зурайткан

Казанка авылыннан Владимир һәм Надежда Кураковларның абзарлары дәүләт ярдәме белән иркенәйгән. Хәзер биредә 4 сыерга һәм аларның бозауларына, үгезгә һәм дуңгызларга да урын җитә.

-2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкны киңәйтүгә субсидия алу өчен документлар тапшырдык. Районнан бушлай бирелгән керамзит блок, такта һәм цемент белән шул ук елны төзелеш башладык. Ә субсидияне 2020 елда алдык, - диде Надежда Ивановна. – Шуның белән сарайны төзеп бетердек.

Ул вакытта Кураковларның ике савым сыеры була, аларга сөтлебикәләрнең баш санын бишкә җиткерү бурычы йөкләнә. Быел инде дүрт сыерлары дүрт бозау китергән, киләчәктә тана бозауларын сыер итәргә ниятлиләр. Сыерларны аппарат белән савалар. Көнгә уртача 40 литр сөт саталар, 15 литрын дуңгыз балаларына, бозауларына эчертү өчен калдыралар. Тирә-күршеләре дә ала, каймак, май сораучылар да була икән. Июль аенда хөкүмәткә 863 килограмм сөт сатканнар, якын көннәрдә шуңа килограммына 20 сумнан исәп-хисап ясарга тиешләр.

-Ай саен сөттән уртача 20 мең сум чамасы акча керә, гаилә бюджетына зур файда, - диде әңгәмәдәшем.

Сыерлары авыл көтүенә йөри, сыер хуҗалары җыелышып электр көтүче алганнар. Анда 30лап баш мал чыга. Малларны чиратлап куалар һәм каршы алалар.

Кураковлар кыш чыгарга җитәрлек – 55 төргәк печән әзерләгәннәр. Төргәкләрне абзар артына өеп куйганнар, уллары кайткач, аларны лапас башына өяләр. Аларның үзләренең Т-40 тракторлары, печән чапкычлары һәм әйләндергечләре бар. Болар эшне күпкә җиңеләйтә.

-Печәнне болыннан чабабыз, су буенда булгач, үлән һәр елны уңа. Былтыр шул урыннардан 60 төргәк җыйган булсак, быел да начар түгел, - диде хуҗабикә. – Ирем печәнне трактор белән чаба, төргәкләргә җыйганда гына кеше яллыйбыз. Тракторыбызның төягече дә бар, арба да үзебездә. Ә фуражны сатып алабыз. Аны күпләп сакларга урын юк, шуңа аз-азлап та җитә.

Терлекләрнең азыкларын төрләндерү өчен, Кураковлар су буендагы бакчаларында бәрәңге, азык чөгендере, кабак, көн саен чабып ашату өчен люцерна да үстерәләр. Кабакны кышка кадәр ашатып бетерсәләр, чөгендерне язгы яктта, сыерлар бозаулаган чорга калдыралар. Быел да яшелчәләрдән яхшы уңышка өметләнәләр.

-Кабаклар да зур булып үскән, бәрәңге уңышы да яхшы булыр  кебек, яңа бәрәңгене күптән ашыйбыз, ике-өч төптән ярты чиләк казып алам, - диде Надежда Куракова.

Надежда Ивановна кирәк булса, үзе дә трактор иярли ала, йомышы төшкән җиргә мотоблок белән дә барып кайта. Әңгәмәдәшемнең автомобиль йөртү таныклыгы да бар, ул аны  училищеда укыганда, 80нче еллар ахырында ук алган. Йорттагы “Жигули”га утырып шәһәргә дә чыгып китә.

Кураковлар хөкүмәт эшендә дә эшлиләр. Владимир – шәхси сак хезмәтендә, Надежда авыл мәктәбендә – җыештыручы.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев