Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Казанка авылыннан Серовлар бүләк-газета укыячак

Казанка авылыннан Серовлар гаиләсе 2021 елның беренче яртысына бүләк итеп яздырылган “Наш Черемшан” газетасын укыячак. Аларга район газетасына яртыеллык подписканы район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов бүләк итте.

Район җитәкчесе урынбасары балигъ булмаган алты бала тәрбияләүче гаиләне шулай сөендерергә уйлаган.

-Бу, дөрестән дә, көтелмәгән бүләк. Район социаль яклау бүлеге аша газетага яздырганнары булса да, җитәкче кешенең шундый игътибарын тою аерым шатлык хисләре уятты, - ди Ольга Михайловна.

Серовларның иң олы балаларына 17 яшь, иң бәләкәй улларына әле 11 ай гына. Гаиләдә – ике студент, ике бала мәктәптә укый, берсе – балалар бакчасында, кечкенәләре әлегә өйдә.

-Мин район яңалыклары белән газета сайты аша да танышып барам, тик газетаны кулга алып уку рәхәтрәк, - ди алты бала әнисе. – Әлмәттә яшәгән вакытта да район газетасын укып барырга тырыштым, әниләргә кунакка кайткач, җыеп куйган газеталарны укый идем. Үзеңнекеләр турында уку тагын да күңелле. Алтынчы балам тугач район газетасында язган иделәр. Зур шәхси хуҗалык тотучы туганнарыбыз – Хмелевлар турындагы язма да хәтеремдә калды. Газетадагы белдерүләр дә бик файдалы, үзем дә шуның буенча эшкә урнашкан идем, студент улым да еш кына белдерүләр аша вакытлыча эш таба.

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев