Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармышта да, Әккәрәйдә дә юллар темасын кузгалттылар

Кармышта үткән җыенда халык җирлекнең яшь башлыгы Рамилә Гатинага, тырышып эшләгәне өчен, ихластан рәхмәт әйтте.

Сер түгел, бүген җирлек башлыкларының хезмәте бер дә ансат димәссең. Хәл итәсе мәсьәләләр күп, кайбер законнар да эшләнеп җитмәгән сыман. Кем әйтмешли, “главаларга” өстәгеләргә дә, халыкка да ярарга кирәк. Әлбәттә, шушы шартларда кайбер якташларыбызның җыенда  торып басып, ярарга тырышудан түгел, җирлек башлыгына ихластан рәхмәт әйтүләләре сөендерде. Хезмәтеңне күрсәләр, кызык. Әнә Кармыш авыл җирлеге башлыгы тагын бер мактаулы гамәлгә ирешкән, тиздән авыл урамнарындагы чокыр-чакырларны ямарга юлчылар киләчәк.

–Бүген безнең җирлектә Кармыш авылындагы 127 йортта 285 кеше даими яши,  Яшәүчедәге 34 йортта  61 кеше гомер итә. Быел җирлектә бер бала туды, җиде кеше гүр иясе булды, – диде Рамилә Рамил кызы җыенда, демография хәлләренә тукталып.

Җирлектә бүген 292 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 134е савым сыеры.

–Монда сыерлар саны кимесә дә, терлекне күп асрыйсыз. Сөт бәясенең төшүе, корылык аркасында былтыр терлек азыгы белән проблема булуы, быелгы урып-җыю вакытындагы туктаусыз яңгырлар – авыл кешесе файдасына түгел. Кармышта, Яшәүчедә, гомумән, безнең районда тәртипле, тырыш халык яши, - диде җыенда катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов. -Райондашларыбызның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча эш дәвам итә, башка кайбер районнар белән чагыштырып карыйм да, моңа кадәр эшләгән җитәкчеләр дә бу юнәлештә зур хезмәт куйган дим.

Рамил Тәлгать улы авыл кешеләрен эшле итү, халыкка өстәмә керем булсын өчен, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга булышу программаларының кайберләрен янәдән гамәлгә кертү хакында да әйтте.

–Абзарларыбызда терлек,  мал булсын иде. Матур итеп яшәргә, эшләргә язсын. СВОдагы егетләребезгә исән-сау кайтырга насыйп булсын, – диде ул.

Быел нефтьчеләр район территориясендә бушлай 500 төп агач утыртачак, кирәксенсәләр, әлеге үсентеләрдән Кармышка да өлеш чыгарырга мөмкин. Һәрхәлдә, район башлыгы шулай диде.

Әккәрәйдә быел Совет урамында юл салачаклар. Шушы урамда яшәүче бер ханым аны ясаганда, су юлларына торбалар калдырырга онытмасыннар иде, дигән теләк белдерде. Җыенда район башлыгына да, район үзәгеннән килгән белгечләргә дә башка сорау бирүче, гозер җиткерүче булмады.

Ивашкино авыл җирлегенең әлеге җыены Әккәрәйдә үтте. Җирлек башлыгы Федор Андреев әйтүенчә, Әккәрәй һәм Ивашкино авыл җирлегендә барлыгы  1151 кеше яши. Ике авылда да халык саны бер чама. Быел үткән җиде айда ике авылга 5 бала туган, 15 авылдаш үлгән. Ни кызганыч, халык саны кимү әлеге җирлеккә дә хас.

–2024 елда  авылдагы шәхси хуҗалыкларда бер сыер башына – 2 мең сум;  ике сыер асраучылар, бер башка өчешәр мең;  өч һәм аннан күбрәк сыер тотучылар бер башка 4 мең исәбеннән дәүләт субсидиясе алды; бер баш савым кәҗәсе өчен  дәүләттән 500 сум бирелде,  – диде Федор Петрович.

Ивашкино, Әккәрәй авыллары халкы махсус хәрби операция зонасындагылар өчен   гуманитар ярдәм җыюда  бик активлар. Бу җирлектән СВОда хезмәт итүчеләр дә күп. Авыл җирлеге башлыгы сугышчыларга булышучы авылдашларына рәхмәт әйтте.

Юллар проблемасы. Әккәрәйдә, алда әйткәнебезчә, Совет урамында,  Ивашкинода Чапаев һәм Беренче Май урамнарында  юлсызлык мәсьәләсен хәл итәсе бар.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев