Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармышта район газетасына актив язылалар

1 июньнән 10 июньгә кадәр “Безнең Чирмешән” -”Наш Черемшан” газетасына 2020 елның икенче яртысына ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Бу инде икенче акция.

Бүгенге көнгә район газетасына 1800гә якын квитанция тутырылган.

-Газетага яздыру кампаниясе авыррак бара, дөрес ташламалы бәядән яздыру чорында “боз кузгалып” алды, - диләр элемтә бүлекчәләре начальниклары.

Иске Кади элемтә бүлекчәсенә керүче авылларда бүгенге көндә район газетасын 135 кеше алдыра, киләсе яртыеллыкка 137 квитанция тутырырга өлгергәннәр. Кармыш элемтә бүлекчәсендә “Безнең Чирмешән” - “Наш Черемшан” газеталарына 175 заказ алынган. Бүген Кармыш, Әккәрәй һәм Яшәүче авылларында 195 гаилә район газетасы хәбәрләре белән таныша.

Ульяновка элемтә бүлекчәсе хезмәт күрсәтүче авылларда 150 гаилә район газетасы алдыра. Киләсе яртыеллыка, әлегә, 102 данә газетага заказ биргәннәр. Биредә дә газета-журналларга яздыру авыррак бара, план 59 процентка гына үтәлгән. Ивашкинода – 90, Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсендә – 80, Түбән Чегодай элемтә бүлекчәсендә 60 данә район газетасына заказ карточкасы тутырганнар. Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсе хат ташучыларына да планны үтәр өчен күп тырышырга кирәк, биредә әле тиешленең 50 проценты да юк. “Безнең Чирмешән”гә 216 заказ алганнар, ә бүген алар 238 “районка” тараталар. Яңа Элмәле авылында 77 гаилә район газетасы алдыра, киләсе ярты елга заказ бирүчеләр әлеге 35 кенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев