Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармыш яугирләре турында китап дөнья күрде

Кармыш авылында Дамир Таҗиевның “Кармыш яугирләре – тарихларда калган батырлык” исемле китабын тәкъдим иттеләр.

Нариман Кәримовның “Кармышым” исемле китабында күбрәк авыл тарихы турында язылса, яңа китап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап чыгарылган. Китап өч бүлектән тора, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары, Әфган һәм Чечен бәрелешләрендә катнашкан якташларыбыз турында укырга була.

-Китапка материал туплауда авылыбызның өлкән буын кешеләренең өлеше зур. Күпләр үзендә булган мәгълүматлар, хатирәләр белән уртаклашты, фоторәсемнәр китерделәр, ә мин, үз чиратында, аларны китап авторына юлладым, - ди Кармыш авыл китапханәсе мөдире Фатыйма Габдуллина. – Якташыбыз, тумышы белән Яшәүчедән булган Дамир Таҗиев, барын да туплап, китап бастырды.

Яхшы кәгазьдә, калын тышлык  белән эшләнгән 367 битле китапның тиражы 200 данә. Яңа басманы тәкъдим итү кичәсендә аны байтак кеше сатып алды. Китап Кармыш авыл җирлегенә керүче Кармыш, Яшәүче һәм инде күптән яшәүдән туктаган Саклык һәм Братство поселоклары халкы өчен дә кызыклы.

Зур чарага җыелган халыкны презентация рәвешендә китап белән таныштырдылар, аннан өзекләр дә укылды. Мәктәп укытучылары тылда эшләгән хатын-кызларның михнәтле тормышларын, укучылар Фәүзия Бәйрәмованың “Сандугачның балалары” китабыннан бер  өзекне дә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кунаклар әлеге күренешләрне күз яшьләре аша карадылар. Китапны тәкъдим итү чарасы җырлар белән үрелеп барды.

Бу көнне Кармышка кунаклар күп килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова “Кармыш яугирләре – тарихларда калган батырлык” китабының бәһасез байлык икәнен билгеләп үтте, аны туплауга, язуга үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт җиткерде һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Китапны дөньяга чыгару өчен үз өлешен керткән авылдашлары Фәгыйль Гатиятов та чарага буш кул белән кайтмаган, китапның авторы Дамир Таҗиевка, материаллар туплауда башлап йөргән Фатыйма Габдуллинага, иң актив авылдашларына да бүләкләре бар иде аның. Аларга авыл тарихын тасвирлаган китапны да бүләк иттеләр.

Советлар Союзы Герое Барый Габдрахмановның улы Габдерәшит абый өчен дә бу китап кадерле бүләк булды. Чөнки бу китапта  аның әтисе хакындагы язмага зур урын бирелгән, фоторәсемнәр дә байтак. Аксубай районында яшәүче Габдерәшит абыйга китапны һәм истәлек бүләген өенә илтеп тапшырдылар.

Кармышлылар тагын бер китапка материаллар тупларга тотыналар, анысы авыл мәчете тарихына багышлана.

фото: Фатыйма Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев