Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармыш авыл җирлеге халкы көн саен 1 тонна 400 килограмм сөт сата

Кармыш һәм Яшәүче халкының байтагы шәхси хуҗалыкларыннан арткан сөтне сатып табыш ала, күпчелеге шул керемгә яши.

Җирлектәге бу авыллардан көнгә уртача бер тонна 400 килограмм сөт җыела. Җәйнең бу чоры - сөтнең иң мул вакыты. Май аенда, ике авыл халкы, 42267 килограмм сөт саткан.

Инде 16 ел хуҗалыктан сөт җыеп, халыкның ышанычын аклаган Флер һәм Фәния Әхмәтҗановлар УАЗларын кабызып, иртәнге сәгать биш тулганчы ук авыл урамнары буйлап чыгып китәләр. Алар сөт тапшыручы авылдашларының капка төпләренә туктап, яңа савылган сөтне җыеп, махсус суыткычка бушаталар.

-Аннан соң Яшәүчегә юл алабыз, - ди Фәния Әхмәтҗанова. – Анда 13 хуҗалык сөт тапшыра. Суытылган сөтне Әлкидән килеп алалар. Ай чыгу белән сатылган продукция өчен исәп-хисап ясыйлар. Сабан туйларына кадәр, май аенда тапшырылган сөт өчен, акчаларны хуҗаларга тапшырдык. Телефон, Интернет заманасы булгач җайлы, ватсапка, авылдашлар төркеменә белдерү урнаштырам һәм билгеләнгән көнне кибеткә барып акчаларны таратам.

Ике авылга 46 хуҗалык сөт сата. Кармыш авылыннан, 5 сыер тотучы Нәфисә Гыйниятуллина көнгә уртача 100 килограмм сөт тапшыра. Май аенда ул 2580 килограмм сөт сатып, 50 мең сумнан күбрәк табыш алган. Рәйханә Гатиятова сөт җыючыларга һәр көнне 80-90 килограмм сөт чыгара. Үткән айда 2410 килограмм тапшырып, 46 мең сумнан артык акча алган. Гөлшат Хәбибуллина да көнгә 6-7 чиләк сөт сата. Майда аны 2011 килограмм тапшырып, 40 мең сумга якын акчалы булган. Яшәүче авылыннан Нәфисә Исрафилова көнгә 70-80 килограмм тапшырса, үткән айда 2633 килограмм өчен 51 мең сумнан артык акча алган. Гөлсирень Таҗиева да капка төбенә көн саен 7-8 чиләк сөт чыгара. Тамчыдан күл җыела, майда 2118 килограмм сөт өчен гаилә бюджетын 41 мең сумга баеткан. Розалия Латыйповалардан көнгә 80-85 килограмм сөт алалар. Май аенда тапшырылган 2405 килограммга 47 мең сумга якын акча биргәннәр.

Тулаем, район буенча, шәхси хуҗалыклардан көн саен уртача 11 тоннадан күбрәк сөт җыела. Бу өлкәдә Түбән Кәминкә, Ивашкино, Иске Кади җирлекләре башкалардан яхшырак эшлиләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев