Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмәдә 300 баш ана куянга исәпләнгән бина төзегәннәр

55 ел элек

-Быел без 5 гектар мәйданда яшелчә утырттык. Уңыш әйбәт. Яшелчәчеләрдән Гыйшкурый Әминова һәм Миңлекамал Хәсәншиналар бик әйбәт эшләделәр. Кәбестәнең иртә өлгерә торган сортын, помидорны җыя башладык. Беренче 10 центнер кәбестәне Чирмешән комиссия магазинына илтеп тапшырдык. Суган, чөгендер, орлык өчен куузику һәм чөгендердән дә яхшы уңыш көтелә.

Киров исемендәге колхоздан (Утыз Имән – ред.) килгән хәбәр.

“Ленин юлында” – 25 август, 1966 ел.

“Победа” колхозының Югары Кармалка авылындагы бригадасы басуында быел кукуруз яшел урман кебек шаулап үсте.

 “Ленин юлында” – 25 август, 1966 ел.

Быел районыбыз мәктәпләрендә 9175 бала (2021 елда – якынча 2009 – ред.) укыячак. Бу сентябрь иртәсендә беренче класс бусагасын атлап керүче балалар саны 1215кә (2021дә – якынча180 – ред.) җитә.

“Ленин юлында” – 31 август, 1966 ел.

50 ел элек

Дәүләткә бал сату планын уңышлы үтәүчеләр бар. Тукай исемендәге колхоз (Иске Кади – ред.), мәсәлән, (умартачысы С. Мөхетдинов) 10 центнер 26 килограмм бал сатып, планны арттырып үтәде. “Победа” колхозы умартачысы (умартачысы Ю. Кашапов) еллык планны 100 процентка үтәде дә.

“Ленин юлында” – 6 август, 1971 ел.

Дүрт ел элек Чирмешәннең үзәк урамында ике катлы бары бер генә торак йорт калыккан иде. Хәзер 8 квартиралы мондый торак йортлар саны алтау.

“Ленин юлында” – 7 август, 1971 ел.

“Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында (Лашман – ред.) һәркайсы 200 баш терлек сыйдыра алырлык һәм эшне механик юл белән башкару җайланмалары булган ике сыерлар абзары, 800 башка исәпләнгән дуңгызлар фермасы һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен мастерской төзелеп килә. Төзүчеләр Галим Кашапов, Вәли Закиров, Әхмәт Миңнекәев, Мәсгут Мөбарәкшин һ.б. тырышып эшлиләр.

“Ленин юлында” – 7 август, 1971 ел.

Район үзәгендәге Почет йолдызы “СК-4” комбайны белән нормадагы 12,9 гектар урынына 17 гектарда борчак җыеп суктыруга ирешкән Ворошилов исемендәге колхоз (Ульяновка – ред.) комбайнчысы Гурий Иванов хөрмәтенә кабынды.

“Ленин юлында” – 18 август, 1971 ел.

“Урал” колхозында (Кара Чишмә – ред.) өч йөз баш ана куян асрауга исәпләнгән бинаның шактый өлеше төзелде.

“Ленин юлында” – 29 август, 1971 ел.

Урманасты Үтәмеш авылында бөтен түбән очка бердәнбер кизләү бар. Ул да инде күптәннән чистартылмаган, кырыйлары ишелеп, су алып булмас хәлгә килгән. (Авыл халкы язган хаттан).

“Ленин юлында” – 29 август, 1971 ел.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев