Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмә егетләре 493 мең сумлык кабель урлаганнар

“Ямашнефть” НГДУсы объектыннан йөкләнешле кабель урлаган ике Кара Чишмә егетенә район суды зур штрафлар рәвешендә җәза билгеләде.

Район судының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 25 яшь тә тулмаган Динар Шәфыйков һәм Илмир Билалов зур оешмада электр монтерлары булып эшлиләр. Икесенең дә уңай характеристикалары бар. Ә кабельны урлауга аларны җиңелчә генә өстәмә акча эшләү теләге этәрә. Икесе дә, электрик булгач, әлеге кабельның 1 метры 7 мең сум торганын яхшы белгәннәр. Ә 70 метр кабельны урлап, алар милекнең хуҗасына – “Электрощит” җәмгыятенә 493 мең 619 сумлык материаль зыян китергәннәр.

Егетләрнең эше “уңмаган”, хәзер инде икесенә дә үз кесәсеннән 70әр мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев