Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Ивашкинода яңа туган Катюшаның 100 мең сумы бөтенесенә җитә

    Сережа, Ева, Катюша... Ивашкино авылында яшәүче Ольга һәм Алексей Кудряшовлар өч бала күп дип санамыйлар. Алар үзләре дә ишле гаиләләрдә үскән.

    Оля һөнәре буенча укытучы, Самарада әүвәл педагогия колледжында, аннан соң университетта укыган. Үзе тәмамлаган мәктәпкә эшкә кайткан. Авылдашы Алексей белән алар 2015 нче елны гаилә корганнар. Яшьләр бәхет эзләп шәһәргә китмәгәннәр, авылда калырга ниятләгәннәр.

    -Икебезнең дә эш урыннары бар, мин - мәктәптә,  ирем нефть оешмасында эшли, - ди Ольга. –Алексейның әти-әниләре белән бер йортта бик тату яшибез. Туганнарыбыз да күп, минем үземнән яшьрәк дүрт туганым, иремнең ике апасы бар.

    Барлык уңайлыклары булган ике катлы кирпеч өйдә барысына да урын җитә. 2015 нче елның 11 сентябрендә аларның беренче нарасыйлары – уллары Сергей дөньяга килгән. Бер елдан соң, 29 сентябрьдә кызлары Ева туа. Һәм менә быел яшь гаилә, әни кешегә әле 29 да тулмаган, әтисенә 31 яшь, тагын бер кешегә арта, алар Катюшаны алып кайталар.

    -Ирем социаль яклау бүлегенә башка бер йомыш белән баргач, аңа авылда яшәүче өченче баласын тапкан 29 дан  яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнүе турында әйтәләр, - ди Оля. – Тиешле документларны җыеп, илтеп тапшырдык һәм  безнең счетка 100 мең сум акча күчте дә. Билгеле, аны балаларга тотачакбыз.

    Ольга Кудряшова фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: