Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкинода һәр гаилә диярлек район газетасын алдыра

Башка элемтә бүлекчәләре белән чагыштырып караганда, агымдагы елның икенче яртысында алдыру өчен, матбугат басмаларына язылу Ивашкино, Иске Котыш, Ульяновка, Түбән Кармалка, Иске Кади, Кармыш, Иске Элмәле, Түбән Чегодай, Югары Кәминкә бүлекчәләрендә яхшы бара. Вакыт аз калса да, башка бүлекчәләрдә газета-журналларга заказ бирүчеләр, кызганыч, әлегә күп түгел.

Ивашкино элемтә бүлекчәсе начальнигы Ольга Малинкова әйтүенчә, монда икенче яртыеллыкка район газетасына  100 дән күбрәк квитанция тутырылган.

-Авылдашлар беренче чиратта “Наш Черемшан”га языла, -ди элемтә бүлекчәсе җитәкчесе .- “Сувар”, “1000 советов” газеталарын, балалар өчен журналларны да үз итәләр. Планны үтәрбез дип өметләнәбез. Пенсионер Вячеслав Антонов гаиләсе – 8, Степан Емельяновлар 7 басмага заказ бирделәр. Без 168 йортка хезмәт күрсәтәбез, почтаны гел вакытында таратырга тырышабыз.

Иске Котыш авылына бүген 105 данә район газетасы килә, агымдагы елның икенче яртыеллыгына 75 заказ карточкасы тутырылган.

-Хат ташучылар Валентина Фадеева һәм Татьяна Дорофеева бик тырышып эшлиләр, - ди элемтә бүлекчәсе начальнигы Надежда Борисова. – Халык белән дә аңлашып эшлибез, араларында газета-журналларны укырга яратучылар  күп. Әйтик, Сергей Доронин, Иван Семаев, Николай Семаев гаиләләре ел саен 4-5 басма алдыралар. Элек хат ташучы булып эшләгән, инде лаеклы ялдагы Мария Ашаткина да: “Мин сезнең хәлегезне яхшы аңлыйм,” - дип, берничә басмага заказ бирә. Форсаттан файдаланып, авыл халкына, матбугатка язылу вакытында активлык күрсәткәннәре өчен, рәхмәтемне җиткерәм.

Яңа Элмәледә бүген 170 йортның 100 гә якыны район газетасын алдыра, киләсе яртыеллыкка әлегә 60 данәгә язылганнар. Башкалар белән чагыштырганда, бу начар күрсәткеч түгел.

-Яшьләрнең күпчелеге  “интернет бар, яңалыклар белән социаль челтәрләрдә танышабыз” дип матбугатка бик язылмыйлар, - ди элемтә бүлекчәсе начальнигы Лира Михайлова. – Газета-журналларны, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр алдыра.

Күтәмә элемтә бүлекчәсе начальнигы Анна Волкова сүзләренә караганда, матбугатка язылу әлегә сүлпәнрәк бара. Гомумән, 160 йортлы авылда бүген район газетасын 72 йортка тараталар. Икенче яртыеллыкка 50 данә “Наш Черемшан”га заказ алынган.

-Планны үтәргә елдан-ел авыррак, - ди элемтә бүлекчәсе начальнигы.- Авылда яшьләр калмый, ә өлкәннәр “кыйммәт” дип тә язылмыйлар. Аннан соң, башка авыллардагы  шикелле, бездә дә буш йортлар саны арта бара, ә план гел шул.

Ульяновкалылар бу кампаниядә гел алдынгылар сафында булалар иде.

-Бүген 200 данә басмага заказ алдык, шул исәптән 100 се район газетасына, - ди элемтә бүлекчәсе начальнигы Надежда  Елистратова. – Беренче яртыеллыкта район газетасына 140 заказ карточкасы тутырылган иде.

Элемтә бүлекчәсе авыл җирлегендә урнашкан биш авылга хезмәт күрсәтә. Биредә тәҗрибәле, уңган хат ташучылар хезмәт куя.

Лагерка һәм Мордва Афонькәсе авылларына 105 данә район газетасы килә. Икенче яртыеллыкка 66 заказ карточкасы тутырылган.

Почта хезмәте участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова әйтүенчә, бүгенгә 3328   данә басмага заказ алынган (планның 27 проценты кадәр), шул исәптән 1555 данәсе - район газетасына.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев