Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкинода бәрәңгегә кытлык булмас

Алар быел да иркен кыш чыгарлык бәрәңге казып алганнар. Былтыргы кадәр булмаса да, күчләрдә эре бәрәңгеләр күп күренә.

-Без ике сорт бәрәңге үстерәбез, - ди Елена Кудряшова. -Алар элита орлыклар, авылдашлардан алган идек. Өч ел утырттык, инде тагын алыштырырга, яңартырга кирәк.

Ивашкинода яшәүче Кудряшовлар ике сыер, ике үгез, дуңгызлар да асрыйлар, бакчага тиресне күршеләрдән сорыйсы түгел.

-Бәрәңгене дә күбрәк шул малларга ашатабыз инде, - ди Елена Анатольевна. -Җәйге кухнябыз бар, утын запасыбыз җитәрлек, бәрәңгене шунда пешерәбез. Үзебезгә аеруча “жаркое” ошый, бәйрәмнәрдә курник-бәлеш әзерлибез.

Кудряшовлар бәрәңгене көрәк белән казып утырталар, берничә кат чүп утыйлар. Быел сабакларны препарат сиптереп ике кат эшкәрткәннәр. Орлыкларны агуламыйлар, алай балалар сәламәтлегенә зыян килә, диләр. Шөкер, өч балалары исән-имин, йорт эшләрендә, бәрәңге үстергәндә дә алар – булышчылар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев