Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино мәктәбендә помидор орлыклары шыткан да

Ивашкино урта мәктәбенең тәрәзә төпләрендә үсентеләр утырткан тартмалар көннән-көн арта. Бу эштә аларның тәҗрибәләре зур, елдан-ел остаралар.

-Без үсентеләр утырту өчен туфракны көздән үк әзерлибез, тартмаларга тутырып куябыз, - ди биология укытучысы, тәҗрибә участогы  мөдире Наталья Яманова. - Татлы борыч орлыкларын 25 гыйнварда ук чәчтек. Инде аларны күчереп утырту эшенә керештек. Быел борычларны үткән елдагыдан азрак үстерергә булдык, 400-500 төп утыртырга планлыйбыз. Былтыр борыч үсентесенә сорау азрау булды, шулай да уңышын сатып та акча эшләдек.

Февраль башында туфракка күмдерелгән помидор орлыклары да тәрәзә төпләрендә яшәреп утыра. Быел бу үсентене былтыргыдан күбрәк - 2000 төп үстермәкчеләр. 2019 елда 1800 төп булган. Әлеге үсентеләр март ахыры - апрель башларында җылы теплицада тамыр җибәрәчәк.

24кә 3 метрлы, җылытыла торган теплицада редиска, кыяр, чәчәк үсентеләренә дә урын җитә.

-Татлы борыч һәм помидор үсентеләрен теплицага күчергән вакытта редиска һәм кыяр чәчәбез, - ди Наталья Алексеевна. - Редиска тиз өлгерә, аны  мәктәп ашханәсендә кулланабыз, яз көне витамнга бай  ризык була.

Ивашкинолылар чәчәк үсентеләре хәстәрләү эшенә дә керешкән, 200әр төп петуния,  ала миләүшә (анютины глазки), бәрхет гөле (бархатцы) махсус тартмаларда баш төрткәннәр дә.

Мәктәп үзеннән арткан үсентеләрне сатып бюджеттан тыш акча эшли, былтыр да  16 мең сум керем алганнар. Җәен бу акчаларга мәктәптән ашханәгә бара торган юлны бетонлаганнар.

-Үсентеләрне авыл халкы гына түгел, районның башка авылларыннан да килеп алалар. Шуның өчен сатып алучылар сорый торган, сыналган сортларны утыртабыз, орлыкларны да үзебез әзерлибез, - ди бу эшләрне оештыручы Наталья Яманова. - Чәчәк орлыкларын сатып та алабыз. Сатканда уңайлы булсын өчен, аларны махсус тартмачыкларга утыртабыз. Суган, бәрәңге орлыклары да үзебезнеке. Орлыкларны, үстерелгән уңышны сатып шулай ук күпмедер табыш алабыз, ашханәдә дә укучылар үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән туклана.

фото: Наталья Яманова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев