Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадида зур эшләрне өмә ясап җиңдерәләр

Биредә дә иң зур проблема – юлсызлык. Алар авыллар арасында, авыллар эчендә дә ватылып беткән диярлек.

-Башка эшләрне үзебезнең көч белән дә җиңдерәбез, ә менә юлларны заманча итү өчен мөмкинлегебез юк, - ди Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов.

Бүгенге җыенда Тукай бистәсендә дә юл булмаудан зарландылар. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов әлеге сорауга шунда ук җавап бирде: -Юл ясауны 2025 ел планына кертү өчен тырышабыз, ничек булыр.

Шул ук бистәдә бүген чиста су проблемасы бар икән. Бу, җирлек башлыгы аңлатуынча, башня эчендә су туңу белән бәйле. Аны эретеп тә караганнар. Моны кабат эшләргә тырышачаклар. Су линиясе, су кудыру насосы да исән, ә бозны ничек тә эретә алырлар. Тукай янәшәсендә, олы юл буендагы тукталыш павильоны ераграк, андыйны Нурлат уңаендагы якта да куйсыннар иде, диделәр. Илнур Җамалетдинов бу хакта аңа язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

Былтыр сөт сатып алу бәяләренең нык кимүе хакында кем генә сүз кузгатмый. Моңардан зыян күргән күмәк һәм шәхси хуҗалыкларның кайберләре сыерлар санын киметүгә мәҗбүр булды. Бүгенге җыенда да сөт темасы читтә калмады. Дөрес, соңгы арада сөткә бәя күтәрелә башлады. Продукцияне кыйммәтрәк бәядән алучы белән эш йөртергә кирәк. Бу хакта тәкъдим керткән мал иясе дөрес әйтә, әмма бер сатып алучыдан икенчесенә күчү буенча ашыкмау хәерле. Килешү төзеп эшләү сорала.

Малларны урамда йөрткән өчен кайберәүләр шикаять яза. Монда инде мал ияләре үзләре җаваплы булырга, көтүне озатырга, каршыларга бурычлы. Синең мал асравың башкаларга, күршеләреңә уңайсызлык тудырмаска тиеш, ул кош-кортка да кагыла. Законда шулай каралган икән, аны үтәп яшик.

Сүз уңаеннан. Иске Кади җирлегендә дә чүп-чарын тиешсез урынга чыгарып түгүчеләр бар икән. Әйткәнне, кисәткәнне тыңламыйлар, штрафлардан курыкмыйлар. Андыйларга карата кырысрак чаралар кулланырга ышандырдылар.

Иске Кадида газлы күкерт исе тынны кыса. Җил вакытында ул аеруча нык сизелә. Районның административ комиссия секретаре Рәмилә Рәхмәтуллина бу хакта Әлмәттәге экологларга хәбәр җибәрү яклы. Чара күрмәсәләр, башкача эш йөртергә мөмкин.

Утынга агач кирәксенүче берәүгә урманда ауган, җирдә ятучы корыган агачларны кисеп алуны беркем тыймый, диделәр. Моңа кагылышлы үтенеч белән урманчыларга мөрәҗәгать итү яхшы.

Якты Тауда үзәк больницаның элеккеге фельдшер-акушерлык пункты бинасының кулланышка ярарлык материалларын сүтеп алганнар, калганын җыештыручы юк икән.

Иске Кади авыл җирлегендә 2023 елда өмәләр еш узган, дидек. Башлыкның отчет докладында искә алынганча, күмәк көч белән Каш зиратын зурайтканнар, шул өлешендә яңа коймалар бастырганнар, ә үзәк, 1 нче мәчетнең коймаларын тулысынча алмаштырганнар. Иске Кади уртасында Хәтер Паркы төзеделәр. Моңа нефтьчеләрнең хәйрия фонды грант акчалары кулланылган. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, аннан кайткач гомерләре өзелгәннәр һәм тыл ветераннары истәлегенә эшләнгән парк янәшәсендәге мәдәният йортына да төзүчеләр килүен көтәләр. Бинаны якындагы еллар планына кертерләр дип өметләнәләр.

Узган елда да авыллар урамнарын чисталауга, урам яктырткычларын хезмәтләндерүгә зур игътибар бирелгән. Якты Тауда Дальняя урамы юлына үзсалым акчаларына, 200 мең сумга вак таш кайтарып җәйгәннәр.

Җыен азагында башкарма комитет җитәкчесе Илнур Җамалетдинов Украинадагы махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан Иске Кади авыл җирлегендә яшәүчеләргә район башлыгы һәм үз исеменнән рәхмәт белдерде.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев