Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкә мәктәбе укучылары бер тонна макулатура җыйган

Район мәктәпләре укучылары “Чиста авыл синнән башлана” акциясе кысаларында быел 56 тонна макулатура, 12 тоннадан күбрәк пластик җыйганнар. Бер укучы исәбендә уртача 28 килограмм - макулатура, 6 килограмм - пластик.

Район мәгариф бүлеге белгечләре бер укучыга уртача җыелган икенчел чимал исәбеннән урыннар билгеләгән.

Әлегә макулатура буенча Югары Кәминкә мәктәбе – беренче. Алар бер тонна кәгазь калдыгы туплаганнар, бу бер балага уртача 49 килограмм туры килә. Мәктәптә белем алучы 17 укучы өчен бу зур эш.  

Түбән Кәминкә укучылары икенче урында, монда 23 укучы 1100 килограмм макулатура тапшырган. Туймәтлеләр – өченче. Бу чимал алар исәбендә бер тонна ярымга якын, ягъни бер укучыга уртача 45 килограмм туры килә.

Чирмешән лицее укучылары 14 тоннадан күбрәк макулатура җыйган. Моны биредә белем алучы 413 укучыга бүлеп исәпләгәндә 33 килограмм тәшкил итә.

Макулатура буенча икенче булган Түбән Кәминкә мәктәбе пластик җыюда тагын да ныграк көч куйган, алар беренче, укучылар чималны 804 килограмм туплаган, бер укучы исәбендә 24 килограмм ук. 1,5 литрлы пластик шешәнең 33-45 грамм гына икәнен исәпкә алсак, бер укучы 100 гә якын шешә җыйган дигән сүз.

Ивашкино мәктәбе икенче урында. Югары Кәминкә укучылары монда да алдынгылар арасында, алар – өченче. Биредә бер укучы исәбендә 8,5 килограмм пластик. Әмир башлангыч мәктәбе алардан беразга гына калыша (бер балага - 8,3 килограмм).

Ел ахырына санаулы көннәр калды, озакламый бәйге җиңүчләре дә билгеле булачак. Быел төп приз кемнәргә эләгер?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев