Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Чегодайда сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлне яңарттылар

Җиңү бәйрәме көне алдыннан югарычегодайлылар авыл үзәгендә Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен җыештырып, буяуларын яңарттылар.

-Бу хәтер объекты 1971 елда ук төзелгән. Ни кызганыч, ул нык таушалды инде. Ел да бәйрәм алдыннан без аны шулай бераз яңартып алабыз. Яңа һәйкәл кирәк  тә бит, өстәвенә, районда бүген бердәнбер исән-сау Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак бабай Җиһаншин да безнең авылда яши, - ди авыл китапханәчесе Алсу Гафурова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев