Иске Үтәмештә узган халык җыеныннан Гөлфия Хөснетдинова бүләк белән кайтты
Бүген, гомумән, аның турында мактап кына, башкаларга үрнәк итеп сөйләделәр.
Киләсе атнада 55 яшен тутырачак Гөлфия һәм Сәгыйть Хөснетдиновлар инде байтак еллар күпләп мал асрыйлар, бүген савым сыерлары гына да 12 баш икән. Былтыр иң күп – 500 мең сум чамасы бәягә 32 тонна сөт сатканнар. Әле бүген дә бу йорттан ике көн саен 160 шар килограмм сөт алып китәләр.
-Соңгы вакытларда хет тапшырган сөт өчен акчаны тоткарлыксыз түлиләр, сөт җыючы Тәлгать Могыйзовка рәхмәт яусын. Без бит элек саткан байтак продукциягә моңа кадәрге хәзерләүчедән һаман, айлар, еллар буе акча ала алмыйбыз, җыенда бу хакта сүз генә кузгатмадым инде, - ди Гөлфия Йосып кызы.
Хөснетдиновлар кебек, сөт һәм ит сатудан ел буена йөз меңнәрчә сум керемле булган уңганнар байтак Иске Үтәмеш җирлегендә.
-Сөтне генә дә 3 миллион 100 мең сумлык саттылар, - ди җирлек башлыгы Рәфис Мингулов. –Халыкта 310 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 136 сыер, 35 баш ат, 445 сарык, 116 дуңгыз, 85 кәҗә бар. Гаилә фермалары да байтак. Андыйларга субсидия алуга документлар әзерләүдә булышабыз, төрле программалар турында аңлатабыз. Былтыр янә өч хуҗалыкка районнан бушлай саву аппаратлары бирделәр.
Җыенда, башлыкның отчет чыгышында әйтелгәнчә, җирлек авылларында 19 гаилә яңа йорт төзи.
Торак пунктлар авыллары, урамнар җәен дә, кышын да даими чистартыла, моның өчен үз тракторлары, Айрат Әбделгалимов кебек бик тырыш тракторчылары бар.
Район, республика булышлыгы белән, үзсалым акчаларына юллар шомара, урам яктырткычлары яңартыла, социаль объектлар сафка баса, биналар ремонтлана, аренда торагы төзелә, кече фермалар барлыкка килә.
2018 ел нәтиҗәләре буенча районның тулай территориаль продукты19,4 миллиард сум булыр дип көтелә. Әлеге күрсәткечкә, нигездә, район территориясендә узган елның 9 аенда гына да 2 миллион 82 мең тонна нефть суырткан (2017 дәгедән 1,6 тапкыр күбрәк) 9 нефть чыгаручы предприятиесе эшчәнлеге ярдәмендә ирешелә. Билгеле, күләм үсеше районда авыр битум ятмаларын үзләштерү белән бәйле.
Җирлектә пайчыларның, дәүләт җирләренең зур өлешен арендалаучы “БИО АГРО” җәмгыяте пайчылар белән исәп-хисап ясаган (гектарга 500 сум исәбеннән). Җыенда пай күләмен 750 сумга күтәреп булмасмы, диделәр. Инвестор вәкиле җитәкчелекнең бу мәсьәләне өйрәнүләрен әйтте, ничек хәл итәрләр.
-“БИО АГРО” – җитди, җаваплы инвестор, аларга рәхмәт. Байтак яңа, заманча техника алдылар, кырларда тәртип салдылар, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, бүгенге җыенның эшлекле атмосферада үтүен мактап.
Былтыр әлеге җирлек авылларында нибары 4 бала туган, 17 кеше үлгән. Бер елда йортлар саны бишкә, халык саны утыз икегә азайган. Монысы өчен, билгеле, күпләр борчылып куйгандыр.
Җыенда законнар үтәлеше, объектларда сак хезмәте, гаиләләр иминлеге, балалар тәрбияләү, санлы телевидение буенча үзгәрешләр, төзелеш, маршрут автобусы хәрәкәте, чисталык турында да сүз булды. Бу хакта бер-берсен тыңлап, тавыш күтәрмичә, сүз тәмен белеп сөйләштеләр.
Сорауларның күп булмавы җирлек җитәкчелегенең халык белән аңлашып эшләвен дәлилли торган хәл.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев