Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш остасы Кыш бабай ясаган

Бу авылда яшәүче Тәнзилә һәм Сәгыйть Каюмовларның өй каршында  кар сыннар барлыкка килгән. Кыш бабай, Кар кызы, үтеп баручы ел символы – эт һәм 2019 ел символы булган дуңгыз сыннарын гыйнварның 13 ендә 60 яшен тутырачак йорт хуҗасы үзе ясап куйган.

-Чирмешәнгә баргач кар сыннарын карап йөргәндә, аларны үземнең дә ясап карау теләге туды, - ди оста. - Үткән ел да, Яңа ел алдыннан гына, ясап куйган идем  кар сыннары. Мәктәпкә дә Кыш  бабай ясап бирдем. Матур бит, балалар килеп фотога төшә, оныкларга да бер бүләк булыр, юбилейга кунакка кайтучылар да күреп китәр, дим.

Гөлнара Азоркина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев