Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш күркәләре Самарага да китә

Иске Үтәмештә яшәүче Гөлнара Сәйфурова күңеленә якын шөгыль тапкан, инде дүрт ел нәселле күркәләр һәм брама токымлы тавыклар үрчетә.

Аның хуҗалыгында 37 тавык һәм 27 күркә үскән.

-Кышкылыкка, гадәттә, алты ана һәм бер ата күркә калдырам. Алар декабрь-гыйнварда йомырка сала башлый, февральдә утыралар. Бу кошлар сезонга ике тапкыр чеби чыгаралар, - диде Гөлнара апа. – Тәүлеклек чебиләрне Самара, Тольятти шәһәрләреннән үк килеп алалар, үз клиентларым бар дисәм дә була. Үскән кошларга да хуҗа табылып тора. 27 күркә үстердем, хәзер инде алар 11 генә калды.

 

-Мин үзем дә күркәләрне чеби килеш алып үрчеттем, Лениногорск районыннан алып кайттым, - ди кош хуҗасы. – Алар янында йөреп, сөйләшеп, үземә тынычлык табам, оныгыма да хезмәт тәрбиясе була. Күркәләр бик акыллы кошлар, алар кулга ияләшкән.

Гөлнара апа кошларны кышын бура абзарда тота, җәен бакчада, йортта йөриләр. Хуҗабикә сүзләренчә, күркәләр чисталык, җылы һәм коры яраталар, шуның өчен аларның асларына 50 сантимер калынлыкта салам, печән җәя ул. Бәләкәй вакытларында махсус азык сатып алса, үскәч, бутап ашата, ярдырылган бөртек тә яхшы үтә. Ул кошларга төргәкләп салам, печән, капчыклап фураж да сатып ала.

Әлеге матур кошларның түшкәләре 11-13 килограммга кадәр үсә, кайберләре 17 килограммга кадәр дә җитә.

Хуҗабикә брама – йонлы аяклы тавыкларны йомыркадан үрчетә, аларны кызы Мәскәүдән алып кайтып бирәгән икән.

-Бу кошларны үстереп тә, тәүлеклекләрен дә сатам. Тавыклар җәй дәвамында 4-5 тапкыр утырып чеби чыгаралар, - диде Гөлнара апа.

Тавыклар, күркәләр бергә йөриләр, кышын да бер абзарда аларга җылы була.

фото: Гөлнара Сәйфурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X