Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш җирлегендә юлчыларга эш күп булган

Иске Үтәмеш авыл җирлегендә соңгы арада гына да байтак юл норматив хәлгә китерелде.

Иске Сережкинода Степная урамы юлының 60 метр арасы таш түшәлмичә калган булган, инде бу эш ахырына җиткерелде, бу юл норматив хәлгә китерелде.

-Безнең очта юл бөтенләй юк иде, инде ясадылар, рәхмәт, - ди урамның иң кырый йортында яшәүче Юлия Распарина. -Монда Самарадан кайтып торабыз. Яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерәбез. Үз машинабыз да бар. Авылда яңа кибет тә төзеделәр, газ, электр бар, су кайсы үзебездә үк.

Бу авылда төзелгән модуль кибет янына да хәзер ансат кына үтеп, туктый аласың, монда да, программа буенча таш түшәлгән, акчасы бюджеттан бирелгән.

Юлчылар Урманасты Үтәмешкә дә килгәннәр, Гафиятуллин урамында юлның калган 60 метр өлешенә дә вак таш түшәгәннәр. Авылдагы мәчет тирәсендә юл шулай ук тиз шомартыла, 100 метр арада эш төгәлләнеп килә.

Иске Үтәмештә, анысы да кирәк, зиратка таба 160 метр юл салынган, аңа вак таш түшәлгән. Мәңгелек йортның көнбатыш ягында яңа зур капка куелган, коймаларның да бер өлеше яңартылган.

-Моның өчен  юмарт иганәчеләргә, авылдашларга – Ренат һәм Рөстәм Харисовларның игелекле улларына бик зур рәхмәт, - диде Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев