Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Сережкинода үзсалым акчаларына яңа һәйкәл бастырдылар

Иске Сережкинода Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә яңа һәйкәл куелды

Әлеге һәйкәлне төзү барышында бу авыл халкының бердәмлеген, үткән тарихка хөрмәтен тагын бер кат расладылар. Үзара киңәшеп, изге эшкә үзсалым акчаларын кулланырга булганнар. Беркем каршы килмәгән.

- Әүвәл 120 мең сум акча туплап, аңа бергә дүрт нисбәтендә, республикадан 480 мең сум өстәделәр, - ди һәйкәл төзү инициаторы, авыл патриоты, Иске Сережкино авылы турында берничә китап авторы Евгений Илюхин. – Хәтта читтә яшәүчеләр дә өлешсез калмады. Мондый эшкә акча жәл түгел. Үзсалым системасы авылдагы мөһим мәсьәләләрне чишү өчен бик яхшы программа.

Тирә-юньне төзекләндерүгә әле тагын 114 мең сум җыйганнар. Изге эшкә аеруча зур өлеш кертүчеләр хакында бүгенге чарада, һәйкәлне ачу тантанасында да мактап сөйләделәр. Әйтик, Яр Чаллыда яшәүче якташлары, исеме алда телгә алынган Евгений Илюхин, андый белгеч тә бик кирәк, документлар әзерләүдә булышкан, халыктан үзсалым акчаларының төп өлешен кибеттә сатучы Надежда Ермишова җыеп биргән. Александр Абравников һәйкәл тирәсендә бик пөхтә итеп брусчатка җәйгән. Чистайда яшәүче оста Павел Новиков һәйкәлне мөмкин кадәр тиз арада ясап биргән. Һәйкәл тирәсенә Ульяновкада эшләүче шәхси эшмәкәр Петр Прокофьев предприятиесе юньрәк бәядән ясап биргән тимер коймалар бастырганнар. Әлеге якташларыбызга район хакимиятеннән бүләкләр дә тапшырдылар.

Искесережкинолылар Иске Үтәмеш авыл җирлеге Советына, җирлек башлыгы Рәфис Мингуловка да бик рәхмәтле. Бүген аңа муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы бирелүе бик урынлы.

- Бу һәйкәл киләчәк буынга халыктан иң кыйммәтле – Ватаныбыз кушканны хәтта үз тормышы хакына намуслы һәм лаеклы үтәгән якташларыбыз турында батырлык хәтерен тапшырырга ярдәм итәр дип ышанам. Тыныч тормышта исән-сау яшик, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфат Шәйдуллин, искесережкинолылар башкарган изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдереп.

Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов та яңа һәйкәл төзү өчен көч куйганнарга, бердәм, тырыш Иске Сережкино халкына, ркспублика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт җиткереп, бу авылда медпунктлы, мәдәният йортлы күпфункцияле яңа үзәк, кибет ачылуын да әйтеп узды. Степная урамына таш түшәлгән, яңа су башнясы бастырылган.

Ревизия документларында 1747 елда ук искә алынган Иске Сережкинодагы 67 йортта бүген 51 кеше яши, “дачадагылар” белән җәйге чорда бу сан 80гә үк җитә.

Иске Сережкино үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә 1975 елда төзелгән һәйкәлне 1990 елда яңартканнар. Һәм менә бүген шул урында яңа һәйкәл ачылды. Андагы мемориаль тактада 138 якташыбызның исемнәре язылган, шуларның 51се – яу кырларыннан кайтмаганнар, 72се – сугыштан кайтып вафат булучылар, 15 кеше – тылдагылар.

Тантаналы чарада Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, республиканың “Сувар” чуваш газетасы баш редакторы Ирина Трифонова, ТР чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Константин Малышев, әфган сугышы ветераны Марат Яббаровлар да чыгыш ясадылар, Ватаныбыз өчен катлаулы бу чорда ил мәнфәгатьләрен алга куеп эшләргә, тарихны белергә, ата-бабаларыбыз хәтеренә лаеклы булырга өндәделәр. Һәйкәлнең хәзер ачылуы символик мәгънәгә ия, кайдадыр аларны җимерсәләр, монда яңаны төзиләр, башкаларга үрнәк күрсәтәләр.

- Бу изге урын. Моннан узганда, тукталып, якыннарыгызны искә алыгыз, аларның исемнәрен укыгыз, - диде район благочинные Александр атакай. Аннары ул Бөек Ватан сугышында үлгән сугышчылар турында  Лития об убиенных үткәрде.

Бүген ачылган затлы, җыйнак, заманча яңа һәйкәл түрен чәчәкләргә күмделәр. Киләчәктә биредә тагын да матур булачак, бу тирәдә әлегә ялгыз зәңгәр чыршы янында байтак үсенте утыртырга килештеләр. Бәлки нәкъ монда яктырткыч та куелыр.

Без – хәтерле халык.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X