Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кади егете Альфред Габшакиров авыл тормышын үз иткән

Иске Котышның элеккеге дуңгызчылык фермасында бүген үрдәк һәм каз бәпкәләре каңгылдаша. Берничә ел йозакта торган биналарда тормыш кайный.

Монда инде күпләр юлны яхшы белә. “Кошчылык фермасы” хуҗасы Альфред Габшакиров эш башланган беренче елны ук, әти-әнисе булышлыгы белән, үзен танытырга да өлгергән. Чама белән 50 мең баш үрдәк һәм каз бәпкәләренә, мулардларга хуҗа тиз табылган. Зур-зур партия кош алучылар бар икән. Әйтик, берәү Апас районына бер айлык бер мең баш мулардлар төяп киткән.

Хәзер Иске Кадида яшәүче Альфред алты ел чамасы Әлмәттә эш йөртә, аннары, өйләнгәч, туган авылына кайтып урнашканнар. Инде Чирмешәндә өй өлгертәләр.

-Безнең кошларга Башкортостаннан, Әлмәттән, Самарадан, хәтта Пенза өлкәсеннән дә заявкалар килә, - ди яшь эшкуар. -Менә бүген тагын 5 мең чамасы үрдәк бәпкәләре китерергә тиешләр. Ике корпуста 2 мең баштан күбрәк мулардлар һәм каз бәпкәләре бар. Аларга сыйфатлы катнаш азык кына бирәбез. Араларында үлем-китем юк диярлек, яхшы үсәләр. Көндез, аяз вакытта, кошларны саф һавага, иркен йортка чыгарабыз.

Су ягыннан өзеклек юк, әмма яңа башня куймыйча булмый. Киләчәктә чебиләрне, бәпкәләрне үзләрендә дә чыгарырга хыялланалар, әмма салкын вакытта су туңу ихтималыннан шикләнәләр. Дөрес, аның җаен тапмый калмаслар. Җире арендага алынган ферма корпусларына, түбәгә ремонт кирәк, бу яктан бәлки субсидия белән булышырлар.

-Без бер эшче дә ялладык, калганын үзебез башкарабыз, артык кеше кирәкми, - ди Альфред Ислам улы.

Тәвәккәл кешеләр Габшакировлар.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев