Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Котышта табиблык амбулаториясе төзеләчәк

Әгәр планга, программага кертсәләр, Иске Котышта 2023 елда модульле табиблык амбулаториясе төзелергә мөмкин. Бу хакта әлеге җирлектә узган халык җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әйтте.

Бүгенге җыенда төп трассадан авылга алып керүче төп юлны ремонтлау хакында да сүз булды. Моңа кадәр, авыл җирлеге балансында гына торганга күрә, күпме зарлансалар да, бу юлны капиталь ремонтлау гел кичектерелеп килде.

-980 метр озынлыкта ул, мәктәпкә кадәр ара, ызанлау ясадык, юл дәүләт юл хезмәте балансына күчәргә тиеш, - ди Иске Котыш җирлеге башлыгы Александр Митякин. –Казаннан хәбәр көтәбез. Аннары ремонт программасына да кереп булачак.

Иске Котышта 5 километр арада су челтәрләрен дә яңартасы бар. Бу эшкә кирәкле документлар күптән әзер, аларга экспертиза да үткәрелгән. Хәзер финанслауны көтәләр.

-Бөтенесе берьюлы булмый, алай да активлыкны көчәйтәсе бар, ахыргы нәтиҗә мөһим, - диде район җитәкчесе үз чыгышында. –Республикада, шул исәптән районда да, тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча күп эшләнә. Сәламәтлек турында да онытмыйк, коронавируска каршы прививка ясатыгыз, бу уңайдан ялганга, уйдырмаларга ышанмагыз. Тормыш ялгышларны кичерми.

Иске Котыш авыл җирлегендә 198 йорт бар, аларда 454 кеше теркәлгән. Бер елда йортлар - бергә, кешеләр саны 13кә кимегән. Былтыр 4 бала туган, 8 кеше вафат булган. Мәктәптә 26 укучы белем ала. Кырыклап кеше эшсез. Башка җирлекләрдәге кебек, монда да демографик хәл мактанырлык түгел.

Җыен, гомумән алганда, тыныч үтте. Иске Котыш җирлеге Советы төрле проблемаларны вакытында чишәргә тырыша, соңгы елларда уңай үзгәрешләр дә шактый, шуңа да сораулар күп булмады. Инвестор Висхан Тепсуркаев хуҗалыгы пай өчен исәп-хисап ясады, диделәр, әмма түләү суммасын арттыруны сорадылар. Бу хакта соңрак, инвестор катнашында булачак пайчылар җыелышында аңлашырга килештеләр. Урамнарны кардан чистартуны да контрольдә тотачаклар. Быел тоташ әллә ничә көн яуган карны сәгате-минуты белән чистартып өлгерү кыенрак шул.

Бүгенге чарада җирлек башлыгы Александр Митякин отчет ясады, пенсия тәэминаты, социаль хезмәт күрсәтү, законлылык, шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме һәм башкалар турында да мәгълүмат җиткерделәр. Җыенга ветеринария берләшмәсе, полиция, электр челтәрләре, аграр техникум, башка кайбер оешмалар  җитәкчеләре дә килгән иде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев