Иске Котышта мартта туганга Марта исеме кушканнар
Аларның сыерлары да үзенчәлекле исемнәр йөртә: Марта, Июнька, Июлька... Кайсы айда туалар, шул ай исемен кушалар. Егерме баш ук эре маллары, исем табып бетерү дә кыендыр.
-Бүген Марта алдарак, - дип көлә Надежда Алексеевна. -Кышкы чорда көнгә 12-13 килограмм сөт биргәч, начар түгел. Сыерларыбызның күбесе мартта, берничәсе апрельдә бозауларга тиеш. Димәк, сөтләре бермә-бер артачак. Азык та күп безнең.
Иске Котышта яшәүче Шохиннарның йортын печән эскертләре буенча да тиз таба аласың. Бу төр азыкны зур ике йөзләп төргәккә ураганнар, шуның әлегә яртысы чамасы гына кулланылган. Хәер, җәйгә кадәр вакыт шактый әле, запаслары әрәм булмас.
Фуражсыз күп сөт саву кыен. Алар көздән, юньрәк бәягә, фермерлардан 30 тонна фураж бөртеге сатып алганнар. Арыш, арпа, солыны көн саен диярлек ваклагыч аша чыгаралар.
Бакчалары зур булгач, әллә ничаклы чөгендер дә үстерәләр икән. Нурлаттан жом кайтарганнар. Тагын 33 гектар пай җирләрендә күпьеллык үләннәр үзләренә җитәрлек уңыш бирә, үләннәрнең бер өлешен яңартырга җай тапканнар. Барып чыкса, бөртеклеләр дә икмәкчеләр, фуражны гел сатып алу отышлы түгел.
Шохиннар моннан өч ел элек кече ферма төзелешенә 200 мең сум күләмендә субсидия алганнар, бу акчага сыерлар абзары төзегәннәр. Ә былтыр корган бозаулар “йорты”на үз средстволары кулланылган. Аларның тракторлары, әрҗәле җиңел автомашиналары, тагылма агрегатлары да бар. Төргәккә урый торган агрегатлары гына нык искергән.Сыер саву аппаратлары да байтак сөт үткәргән, тузып бара.
-Без бу шөгыльгә керешкәнгә бер дә үкенмибез, - ди Надежда Шохина. –Бөтен эшне икәү башкарабыз. Улларыбыз-ярдәмчеләребез, гел булышалар. Дөрес, каядыр чыгып китеп булмый, бәйләгән кебек. Аның каравы даими керем чыганагыбыз бар. Ике студент укытабыз бит. Сөт акчасы фураж сатып алуга да җитә.
2019 елда Надежда һәм Вячеслав Шохиннар гаиләсе 26 тоннадан күбрәк сөт саткан, моңа 500 мең сум чамасы акча алганнар. Бүген дә алар көн саен уртача 70 килограмм сөт тапшыра. Тугыз сыер асрыйлар, инде буаз таналары да бозауласа, алар унау ук булачак.
Алар бозауларын үстереп, итләтә урнаштыралар, кайберләрен сыер итәләр.
Дуңгызлары да байтак. Әнә бүген берсен, заказ булгач, суярга уйлаганнар. Вячеслав Леонидович шул эш белән мәшгуль иде.
-Мин бит Иске Котышка Красная Полянадан күчеп килдем. Әти сала башлаган йортны төзеп бетердек. Поселокта чакта да малларны күп асрадык, алар күплектән, ике атна саен көтүгә чыгарга туры килде, - ди ул. –Хәзер электркөтүчебез бар, ул да бик җайлы.
Быел кыш гадәттәгедән нык җылы, моңа да шат мал ияләре. Гомумән, алардан ниндидер уңай энергетика аласың. Оптимистлар. Зарланмыйлар. Күршеләрен дә мактап кына телгә алдылар.
Элек колхозда техника йөрткән Вячеслав, участок больницасында эшләгән Надежда менә шулай, мал үстереп көн күрәләр. Ходай язса, уллары укуларын тәмамлагач, чыгымнары кимеп, яңа җиңел машина алырга да акча җыярлар. Сыерлары гына исән булсын, үзләренең эштән гайрәтләре кайтмасын.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев