Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадидагы балалар уен мәйданчыгында паровоз да булачак

Иске Кадида тагын бер балалар уен мәйданчыгы ясап куйдылар.

Совет урамында, Камаловлар йорты каршындарак урнашкан мәйданчыкны районнан биргәннәр. Анда заводта эшләнгән атынгычлар, таучык, кәмит, тагын башка кайбер җиһазлар да балалар хозурында. Барысы да уңайлы, нык, куркынычсыз.

Пластиктан, металлдан, агачтан эшләнгән спорт-уен комплексында комлык та бар.

-Бер атна элек кенә урнаштырылган җиһазларга тузан кундырмыйлар, - ди Рузалия Камалова. -Көндез дә, кич тә киләләр. Үзебезнең оныклар да монда ияләште.

Мәйданчыкны Ильмир Камалов җиһазлаган. Кырыйда тәбәнәк кенә койма бастырганнар. Нараттан чыгарылган рәшәткә такталарга карандаш формасы биргәннәр, төрле төсләргә буяганнар.

-Мәйданчыкны зурайтырга туры килер ахрысы, - ди Ильмир Салават улы. -Балалар бик күп килә, сыешмыйлар. Агачтан бер өйчек тә ясарга исәп, аның макетын сайлый башладык инде. Әле бер паровоз да ясарбыз, ышыклау өчен түбә дә кирәк.

-Мәйданчыкны мин дә карадым, ошаттым, - ди арырак урамнан монда килгән Гөлсирин Мортазина. -Бар да уңайлы, матур. Җәй көннәрендә әле тагын килербез. Мәйданчык мәктәпкә дә бик якын.

Мәйданчыкның бер кырыенда, эчке, тышкы якта да, шомырт һәм миләш үсентеләре утыртканнар. Алар зур үсеп китсә балаларны җил-яңгырдан, салкыннардан ышыклап торырлар.

Иске Кадидагы яңа мәйданчык җәй дә, кыш та гөр килеп торыр, балалар бер-берсе белән аралашып, биредә сәламәтлекләрен, беләкләрен ныгытырлар.

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев