Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадида сөттән акча "ясыйлар"

Бу җирлектә халык үз көнен үзе кайгыртып яши. Унсигез хуҗалык кече ферма булдырган, моңа дәүләт ярдәме дә алган. 2019 елда тулаем 370 тонна, ягъни 8 миллион 712 мең сумлык сөт сатканнар, әлеге күрсәткеч районда иң яхшылардан.

Иске Кади авыл җирлегендә “бездә колхоз бетте, эш юк” дип зарланмыйлар, шәхси хуҗалыкларында 620 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 160 сыер асрыйлар. Малчылык – даими керем чыганагы.

Әлеге җирлектә узган халык җыенында район авыл хуҗалыгы начальнигы Мирзаһит Гатин да күбрәк терлекчелекне үстерү резервлары турында сөйләде.

-“Әккәрәй” җәмгыятендә савым сыерларын 400 башка җиткермәкчеләр, күптән түгел генә Балтачтан 43 баш нәселле таналар да кайтардылар, - диде ул. –“Ильхан”да 372 сыер асрала, икенче корпус та төзелсә, бу санны 1000 башка кадәр үстермәкчеләр. Иске Котыштагы инвестор мондагы терлекчелек бинасын ремонтларга алынды, малчылык белән дә җитди шөгыльләнмәкче.

Кызганыч, идарә җитәкчесе әйтүенчә, райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә савым сыерлары азайган. Моның төп сәбәбе кайбер чирләр белән бәйле. Әмма хәл җайга салынып килә.

Райондагы күмәк хуҗалыкларда 4116 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1412 сыер, 575 сарык, 289 ат асрала.

Былтыр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тулаем 959 миллион сумлык продукция сатканнар – шулкадәр керем алганнар, ягъни 2018дәгедән дә күбрәк. Сенаж, силос базлары ясау, бөртек складлары төзү терлекчелек биналары ремонтлау өчен соңгы биш елда аларга 36 миллион сум дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Шәхси хуҗалыклар да, төрле программалар аша, дистә миллионнарча сум шундый акча алганнар. Мал асрарга теләсәң, рәхим ит, булышырга гына торалар.

Иске Кадидагы җыенда шәхси хуҗалыкларыннан иң күп сөт саткан гаиләләрне бүләкләү дә булды. Үткән елда Тукай поселогыннан Сәгыйть Нурмөхәммәтовлар (тапшырылган сөт күләме 18 тоннага якын), Иске Кадидан Фәрһад Мәслахов ( 12445 килограмм), Әхсән Халюков (10496) Солтан Мотыйгуллин (10446), Мәсәния Әхмәтҗанова (9275), Фәрит Мәслахов (7256), Якты Таудан Рәшит Сафин (3369), Ислам Сәрвәров (3068), Тукайдан Рафик Гайнуллин (3116 килограмм) - бу яктан иң алдынгылар.

Иске Кади җирлегендә халык тормыш-көнкүрешеннән канәгать, шуңадырмы, җыенда сорау биреп йөдәтмәделәр. Кызганыч, бу хакта борчылып сөйләүче булмаса да, дүрт авылда ел буена 2 генә бала тууы, 19 кешенең вафат булуы сискәндерә. Авыллар картая, җирлектәге 740 кешенең 227се – пенсионерлар.

Җирлек авылларында яшәүчеләрнең 37се нефтьчеләрдә эш тапкан.

2019 елда халыктан җыелган үзсалым акчаларына байтак эш башкарылган. Быел юллар ремонтлау, зиратлардагы карт агачларны кисү, чишмәләр тирәсен, зиратларны чистарту, кайбер су башняларын ремонтлау һәм буяу планлаштырыла.

-Сораулар, проблемалар эш барышында туа, - ди җирлекнең яңа җитәкчесе Нәкыйп Мөктәсимов.

Халык җыены Якты Тауда да булды. Анда каты көнкүреш калдыклары җыюга кагылышлы сораулар бирделәр, элеккеге колхозның терлекчелек биналарының буш, әрәм торуына, бер кырыйдан сүтелә дә баруына борчылу белдерделәр.

Иске Кадида һәм Якты Тауда узган җыеннарда район Советының аппарат җитәкчесе Фәнис Камалов, кайбер оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре катнашты, кайберләре үз эшчәнлекләре, халыкны борчый торган көнүзәк мәсьәләләр белән таныштырды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев