Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадида әфганчылар белән очраштылар

Иске Кади авыл мәдәният йортында әфган сугышы ветераннары белән очрашу оештырганнар. Иске Кадидан Әсхәт Заһретдинов һәм Рәис Камалов, Якты Таудан Мирзаһит Кәлимуллиннар  авылдашларына берничә дистә еллар элек башларыннан узган вакыйгалар турында сөйләгәннәр.

-Яшьли сугышка кергән егетләргә сораулар да аз булмады. Күкрәкләрен медальләр бизәгән сугышчы-интернационалистлар конкурсларда да сынатмадылар, - диде авыл мәдәният йорты директоры Рузилә Мөктәсимова.

Иске Кади авыл җирлегеннән 12 ир-егет әфган сугышында катнашкан. Шуларның өчесе авылда яши, берничәсе читтә гомер итә, инде дөньядан киткәннәре дә бар.

фото: Рузилә Мөктәсимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев