Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кади остасы тегә дә, чигә дә

Иске Кади авылыннан Алнур апа Әһлиуллинаның чигүле мендәрләре, алъяпкычлары, күлмәкләре, сөлгеләре үз өйләрен генә бизәми, алар балалар бакчаларында, “Ак калфак”ның авылдагы бүлекчәсендә дә урын алган.

-Алнур апа үткән ел район Сабан туена сөлге бүләк итте, быел “Ак калфак” кызларына ун алъяпкыч тегеп, аларны татар орнаментлары белән дә чигеп бирде, - ди “Ак калфак”ның Иске Кади авылы бүлекчәсе җитәкчесе Рузилә Мөктәсимова. - Әле яулыклар чигәргә дә ышандырды. Алнур апага бик зур рәхмәт. Бу эшкә үзебезгә дә өйрәнергә кирәк, аны мастер-класс күрсәтергә дә чакырдык.

Алнур апа яшьтән үк чигеш чигәргә яраткан. Ул заманда  кыз бирнәсе дә чигүле булган, якташыбыз барысын да үз куллары белән әзерләгән.

35 ел хат ташучы хезмәтен башкарган. Билгеле, ул вакытларда  чигеш чигәргә вакыты калмаган.

-Пенсиягә чыккач, ничектер эш беткән кебек булды, көнне бушка уздырмас өчен кабат яшь вакыттагы шөгылемә тотындым, - ди оста. - Мендәр тышлары, сөлгеләр чигә башладым. Кызларым балалар бакчасында эшли, күлмәк һәм алъяпкычлар тегеп, чигеп аларга бирдем. Алар балалар бакчасында урын алган. Үзем тексәм, чиксәм дә, рәсемгә артык осталык юк шул, кайда матур үрнәкләр күрәм, шуннан алып кайтам. Җәй көне җепләрне, энәләрне куеп торам, йорт, бакча эшләре белән аңа вакыт калмый.

Алнур апа мулине белән түгел, ә төсле шәлләрдән сүтелгән җепләр белән чигә. Остага аларның ачык төсләре ошый. Эш өчен  материалларны берьюлы күпләп алып куя.

Әһлиуллиннар авылда үрнәк гаилә, алар төп йортта улы, килене белән дус-тату яшиләр, инде гаилә корган оныклары да бар. Күз нурларын  биреп чиккән  эшләнмәләрен әбиләре яшь гаиләгә дә бүләк иткән.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев