Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кади авылында мәчет ремонтланды

Иске Кади авылының Тукай урамындагы мәчеткә ремонт ясалды, бар эшләр дә халык акчасына башкарылды, төзүчеләр дә үзләренеке.

-Рәхмәт авылдашларга, хәленнән килгәнчә һәркем булышты, үз өлешен кертте. Берәүләр финанс ярдәме күрсәтсә, икенчеләр күләмле эшләрне башкардылар, - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. – Инде халык авылдагы икенче мәчеттә ремонт башларга ниятли. Дин йортыбыз буш тормый, зур мәчеткә җомга намазына 20-25, Яңа урамдагысына 10-15 кеше җыела.

Дин йортында төзелеш эшләре көз көне үк башланган, тышкы яктан бинаның нигезләрен җылытканнар. Җылылык үткәргечләр алмаштырылган, яңа газ казаны урнаштырылган. Хәзер мәчеттә тәһарәтләнү өчен махсус бүлмә дә бар. Анда канализация челтәре сузып, бойлер куйганнар, краннан кайнар һәм салкын су килеп тора. Тарттырылган түшәмнәр дә ясаганнар, ә идәнгә намаз рәтләре белән заманча келәм җәелгән. Намаз залына яңа мөнбәр дә ясатканнар.

Ремонт эшләре тәмамлангач, авылның хатын-кызлары дин йортын юып чыгарганнар.

фото: Рамил Ибраһимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев