Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Элмәледә югалган бозауны Лашманда тапканнар

50 ел элек

Григорий Николаевич Соколов “Прожектор” колхозында (Шешминка) алдынгы комбайнчылардан санала. Бөек Ватан сугышы инвалиды, ә шулай да “кыр корабын” ике аягы да бар чагындагы кебек оста йөртә ул.

“Ленин юлында” – 2 октябрь, 1970 ел.

Менә бер ай инде клубта, кино күрсәтү будкасы булмаганлыктан, кинофильм күрсәтелгәне юк. Кино карау өчен күрше авылларга йөрергә мәҗбүр булабыз...

(Иске Элмәледән килгән хаттан).

“Ленин юлында” – 2 октябрь, 1970 ел.

Быел дәүләт амбарларына район хуҗалыкларыннан 380 000 центнер бөртек озатылды.

“Ленин юлында” – 10 октябрь, 1970 ел.

Кишер бик уңды быел “Татарстан” колхозында (Түбән Кәминкә). Аның һәр гектары 300 центнердан артык уңыш бирде.

“Ленин юлында” – 24 октябрь, 1970 ел.

Орджоникидзе исемендәге колхоздан (Керкәле) шушы көннәрдә хәзерләүләр пунктына 364 баш симез дуңгыз озатылды. Бу планга өстәп барлыгы 320 центнер ит китте дигән сүз. Быел барлыгы 1100 баш дуңгыз тапшырылды.

“Ленин юлында” – 28 октябрь, 1970 ел.

40 ел элек

Районның медицина-санитария учреждениеләрендә 30га якын врач эшли, алар 12 белгечлек буенча ярдәм итәләр. Больницаларда рентген, флюорография, физиотерапевт, электрокардиограмма, теш-техник кабинетлары, клиник лабораторияләр бар

“Ленин юлында” – 7 октябрь, 1980 ел.

Николай Семкичевның комбайнда эшләвенә 3 кенә ел булса да, ул “Восход” колхозының  (Мордва Афонькәсе) тәҗрибәле игенчеләреннән күп калышмады: 3829 центнер шартлы суктыру күләмендә эш башкарды.

“Ленин юлында” – 22 октябрь, 1980 ел.

Фрунзе исемендәге колхоз шоферлары Д.Карпов, В.Игнатьев, Г.Чалин, Әлмәт шәһәреннән килгән шоферлар, машиналарына чөгендер төяп, Әмир чөгендер кабул итү пунктына көн саен 3-4 рейс ясыйлар.

“Ленин юлында” – 22 октябрь, 1980 ел.

30 ел элек

Кара Чишмә авылыннан Нурхамәт Шәмгунов – танылган балта остасы. Авылның кайсы гына йортына карасаң да, аның кулы сизелә. Киләсе елда пенсиягә чыгачак оста колхоз мастерскоенда чаналар, арбалар ясый, дугалар, чана табаннары бөгә.

“Ленин юлында” – 29 сентябрь, 1990 ел.

Иске Кадидан Яңа Кадига хәтле газ үткәрү магистрале сузылды һәм аңа сынау уздырылды. Авыл эчендә газны йортларга кертү буенча да эш башланачак.

“Ленин юлында” – 10 октябрь, 1990 ел.

Бүген райондагы 28 балалар бакчасына 1080 бәләкәч йөри.

“Ленин юлында” – 10 октябрь, 1990 ел.

Яңа Кади авылында халык акчасына мәчет төзергә керештеләр.

“Ленин юлында” – 11 октябрь, 1990 ел.

Җәен сыерларның продуктлылыгы югары чорда Чирмешән май-сыр заводы һәр көн саен 2,5-3 тонна ак май әзерләде. Хәзер ул һәр тәүлек саен 1,5 тонна эшләнә.

“Ленин юлында” – 13 октябрь, 1990 ел.

Район үзәгендәге автостанция яңа урынга күчерелде. Моның сәбәбе: аның элеккеге урынында 28 урынлы 2 катлы кунакханә бинасы төзеләчәк.

“Ленин юлында” – 16 октябрь, 1990 ел.

Хәзер Чирмешән авылында 452 йортка газ (торба буйлап) кергән. 1991 елга кадәр 50 йорт “зәңгәр ягулык” белән тәэмин ителәчәк.

“Ленин юлында” – 16 октябрь, 1990 ел.

Югары Кәминкә һәм Ибрай Каргалы авыллары арасында мәдәният йорты салыначак. Аны төзү МСОның 1991 ел планына кертелде. Бина 300 урынга исәпләнгән.

“Ленин юлында” – 17 октябрь, 1990 ел.

Район хуҗалыклары фермаларына былтыр Ленинград өлкәсеннән – 1 мең, ә быел тугыз айда тагын 650 баш тана кайтарылды.

“Ленин юлында” – 18 октябрь, 1990 ел.

Иске Сережкино товарлыклы-сарыкчылык фермасында быел терлекләрнең баш саны 5310га җитте. Бу узган елгыдан 677гә артык. Агымдагы елның тугыз аенда сарыклардан 1020, ягъни былтыр тулаем 12 айда алынган хәтле бәрән алынды.

“Ленин юлында” – 24 октябрь, 1990 ел.

Агымдагы елның тугыз аенда районда 243 бала туды.

“Ленин юлында” – 25 октябрь, 1990 ел.

Урманасты Үтәмеш авылында быел 3 йорт төзелде.

“Ленин юлында” – 30 октябрь, 1990 ел.

Призга – сарык. XXII партсъезд исемендәге хуҗалыкта (Иске Үтәмеш) җирләрне туңга сөрү буенча 10 көнлек нәтиҗәләре буенча, ДТ-75 тракторларында эшләүче Рәис Вәлиуллин белән Фәрхат Фәйзулов сарык белән бүләкләнделәр.

“Ленин юлында” – 30 октябрь, 1990 ел.

20 ел элек

Шикәр чөгендеренең 36 проценты (1500 гектар) казып алынды. Бу өлкәдә “Чирмешән”,”Восход”, Карл Маркс исемндәге, “Әмир”, Ильич, Фрунзе исемендәге хуҗалыклар алда бара.

“Безнең Чирмешән” – 4 октябрь, 2000 ел.

Чирмешәндә, ягулык салу станциясе артындагы каты көнкүреш калдыклары түгү өчен полигон төзелешендә эш төгәлләнеп килә.

“Безнең Чирмешән” – 14 октябрь, 2000 ел.

Әккәрәй авылында чиркәү төзү эшләре дәвам итә.

“Безнең Чирмешән” – 14 октябрь, 2000 ел.

“Бозау югалтучы фәлән адрес белән мөрәҗәгать итсен” дигән белдерүне газетадан укыгач, Лашман авылыннан Ирек Гыйматдиновларга юл алдым. Алар адашып йөргән бозауны, кызганып, 10 көн үзләрендә асраганнар. Әлеге яшь гаиләгә бик зур рәхмәт”. (Редакциягә Иске Элмәледән килгән хаттан).

“Безнең Чирмешән” – 18 октябрь, 2000 ел.

Безнекләр йон теттерү өчен Шенталага юл тотарга мәҗбүр. Әмма анда да чират зур.

“Безнең Чирмешән” – 28 октябрь, 2000 ел.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X