Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Элмәледә 1936 нчы елгы район газетасы табылган

Иске Элмәле китапханәсе музеенда “Ленин юлында” (“По Ленинскому пути”) газетасының 1936 нчы елның 13 октябрендә басылган саны саклана.

-Бу газетаны без авылдашыбыз Леонид Степанович Михляев яшәгән йортның чормасында таптык, - ди авыл китапханәчесе Ирина Кондрашкина. – Монда башка документлар да бар иде, әйтик, 1928 нче елда нәшер ителгән “Крестьян эшләре буенча гозерләрне ничек язарга һәм кемгә тапшырырга?” дигән китап. Комсомол Уставы, 1947 нче елгы азык-төлек карточкасы да кызыклы экспонатлар да  безнең музейда урын алачак.

Леонид Михляев төрле елларда төрле эшләрдә хезмәт куйган, электромеханик, салым инспекторы булып  эшләгән, ындыр табагы мөдире вазыйфаларын башкарган, кибеттә дә саткан.

1936 нчы елда дөнья күргән район газетасының бер санында да бик күп кызыклы мәгълүмат бар. Ул вакытта, нигездә, авыл хуҗалыгына кагылышлы язмалар күп булган, колхозлар тормышы беренче планда торган. Бу сан да районның дәүләткә бәрәңге озату буенча нык артта калуы турындагы хәбәр белән башлана.

 “Большевик” колхозында (Иске Элмәле авыл советы) авыл хуҗалыгы артеленең Уставын бозуы турында хат басылган. Уставта бригадир атна саен артель әгъзасы башкарган эшне исәпләп, хезмәт кәнәгәсенә хезмәт көннәре (трудодни) нәтиҗәләрен язып барырга тиеш диелгән. “Колхозчылар бүгенге көнгә кадәр биш айда күпме хезмәт көннәре эшләгәннәрен белмиләр” диелгән әлеге язмада.

Шул ук биттә “Кызыл маяк” колхозы ат караучысының үз вазыйфаларын тиешлә дәрәҗәдә башкармавы  турында мәкалә урнаштырылган, “кызу эш вакытында ул балык тотып көн үткәрә”, дип язган автор. Газета битләрендә Шешминкада  яшәүче авыл кулланучылар җәмгыяте рәисен, Куйбышев исемендәге колхоз рәисен тәнкыйтьләгәннәр.

Колхозлар эшчәнлегенә кагылган зур мәкаләдә дә тәнкыйть сүзләре байтак. Автор “тел яшермәгән”, кайда нинди җитешсезлек бар, бөтенесе хакында ачыктан-ачык язган. Шунысы да бар, авторлар күбрәк псевдоним белән басылган. Күпчелек язмаларда да исемнәр күрсәтелмәгән, фамилияләр генә аталган.

Бу санда бердән-бер фоторәсем  - Никоновныкы – иң яхшы авыл хәбәрчесе, ул  да бик начар сыйфатта.

Район халкы бер генә газета алдырып, дөнья хәлләреннән дә хәбәрдар яшәгән: бу санда да  чит илләрдәге тормыш турында: “Испания фронтларында” , “Кытайда авыл хуҗалыгы салымнары” дигән язмалар урын алган.

Ул елларда да эш сөючән авыл халкы, кыр батырлары, хезмәт алдынгылары турында язганнар.

Район газетасы битләрендә – халык язмышы, ил язмышы. Тормыш дәвам итә. “Безнең Чирмешән” газетасы бүген дә укучыларыбызны район яңалыклары белән таныштыра, аларны тарихка кертә.

Ирина Кандрашкина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев