Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ишлинкада 74 килограмм бакыр акчалар тапканнар

Ишлинкада-Чуваш Афонькәсендә 74 килограмм авырлыкта иске акчалар тапканнар. Барысы 1700 данәгә якын әлеге 5 тиенлек бакыр тәңкәләр – патша акчалары 1764, 1765, 1783, 1803, 1804, 1805 нче елларда чыгарылган.

Могҗиза-табылдык хакында моннан 46 ел элек район газетасында язган булганнар.

Шуның кадәр байлыкка юлыккан Владимир Михайловның әле дә исән-сау икәнен белешкәч, Ишлинкага киттем.

-Әйе, булды андый хәл, - ди инде 61 яшьлек Владимир Михайлов. -1973 нче елда, мин җиденче сыйныфта укый идем бугай, бакчабызда бәрәңге сабагы чапканда 8 данә бакыр акча таптым. Аннары, бәрәңге казыганда, җирдән бер агач тартма тулы хәзинә күтәрдем. Төрле елларда әйләнешкә кергән 5 тиенлек бакыр акчалар. Аларны таслап тезеп куйганнар, яхшы хәлдә иделәр. Бездәге бу табылдыкны карарга бөтен авыл халкы җыелды.

-Акчалар табуыгыз хакында районда да белгәннәрдер? – дим Владимир Григорьевичка.

-Кемгәдер әйтмәдек тә, соңрак кына каяндыр дүрт кеше килде. Тик бу вакытта бөтен акчаларны нибары 6 сумга сатып җибәргән идек, Надя (туганымның хатыны) Лагеркадагы хәзерләүчегә тапшырган.

Әмма Ишлинкада яшәүче 67 яшьлек Надежда Алексеевна Михайлова, нишләптер, гадәти булмаган әлеге очракны искә төшерә алмады.

-Бүген андый акчалар табылса, аларны кая куяр идең? - диюемә ул: -Яңа өй салырга тотар идем, аннан да бигрәк – сәламәтлекне кайгыртуга, - диде ветеран.

Бүген алда телгә алынган елларда чыгарылган 5 тиенлек бер бакыр акча, ялгышмасам, 300 дән 5500 сумга бәяләнә. Михайловлар тапкан 74 килога, иң киме – 300 сум алып булса да, бүген 500 мең сум чамасы бәя куярлар иде. Бирсәләр, билгеле, әгәр экспертлар ул акчаларны кыйммәткә ия дип тапса! Элеккеге акчаларны коллекционерлар һәм нумизматлар, кайбер кибетләр җыя, ала. Патша акчаларына аның чыккан елы, тиражы, авырлыгы, составы буенча да бәя куялар икән. Акча өчен акча алу бик дәвамлы эш, диләр.

Акча, хәзинә тапсаң нишләргә? Полициягә хәбәр итүең хәерле. Табылдыкны фоторәсемгә төшерсәң яхшы, шаһитлар күрсәтмәсе дә булса, ниндидер компенсация алу ансатрак. Яшереп сакларга уйласаң, суд карары белән, хәзинә, әгәр тарихи кыйммәтле дип табылса, дәүләткә алына, табучы бернәрсәсез кала. Михайловларныкы кебек, мисал өчен, күп, 74 килограмм акча казып чыгарсагыз, әгәр ул үз бакчагызда табылса, аның бәяснең яртысы табучыга, җир участогы иясенә тиеш. Хәер, тиешләр күп инде ул.

74 кило акча тапкан Владимир Михайлов та табылдыкка, әгәр бүген булса, урын табар иде. Гомере буе колхозда балта остасы, эретеп ябыштыручы, терлек караучы булган ул, хәләл хезмәт белән байлык тапканнар.

-Бүген дә сыер, дуңгызлар асрыйбыз, - ди якташыбыз. -Әти салган, мин янкорма төзегән, инде 50 еллык йортта яшибез. Янда улыбыз да тора, фермерда тракторчы булып эшли.

Элек Михайловлар башка урында торганнар. Бу нигездә, өлкәннәр сөйләвенә караганда, Колесников фамилияле бер бай кеше яшәгән. Оста тимерче булган, ниндидер тәгәрмәчләр ясаган. Соңрак аны сөргенгә озатканнар. Шулайдырмы – юкмы, төгәл мәгълүмат юк.

...Владимир Михайловлар моннан ике ел чамасы элек тә үз бакчаларында 2 тиенлек ике бакыр акча тапканнар. Могҗиза гел булмый инде ул, бәрәңге участогында яз орлык салсаң гына көзен уңыш җыясың.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X