Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Илфат Шәйдуллин Чирмешәндә яшәүче ветеранны район газетасына яздырды

Чирмешәндә яшәүче Сәмига Сәрвәртдинова да елның икенче яртысында район газетасын укыячак.

83 яшьлек ветеранга район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфат Шәйдуллин шундый бүләк ясады – “Безнең Чирмешән”гә яздырды.

-Район газетасына гомерем буе язылдым, яратып укыдым. Быел бу эш ничектер соңга калды, икенче яртыеллыкка язылып өлгермәгән идем, - ди 35 ел район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшләгән якташыбыз.- Район газетасыннан барлык яңалыкларны да белеп торам. Беренче битеннән алып соңгы хәрефенә кадәр укып чыгам, әле бер генә тапкыр да түгел, кайбер мәкаләләрне кат-кат укыйм. Районда күпләрне беләм, таныш кешеләр турында язмалар аеруча кызык була. Миңа шундый зур бүләк ясаган Илфат Нәгыймулла улына зур рәхмәт.

Күптән түгел район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да “Подписка бүләк ит!” акциясенә кушылып, Чирмешәндә яшәүче ветеран укытучы Лидия Мельникова исеменә район газетасына заказ карточкасы тутыртты.

Исегезгә төшерәбез: 2018 елның икенче яртысында алдыру өчен, “Безнең Чирмешән”гә заказ бирергә берничә көн вакыт калды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев