Ибниябин бабай язмышын ачыклыйбыз
Аяусыз сугыш җиле илебездәге һәр гаиләгә кагылган, һәр капканы шакыган. Күпме хатыннар - ирләрен, балалар – газиз әтиләрен, әти-әниләр балаларын югаткан. Сугыш тәмамланганга җиде дистә елдан артык вакыт узса да, әле күпләр үзләренең якыннары турында төгәл белми.
Иске Кади авылыннан Гыйрфановлар бабалары Ибниябин турында бик аз мәгълүматлы, оныклары, аларның балалары бу уңайдан актив эзләнәләр һәм аның каберен күреп кайту теләге белән яналар.
-Әни ягыннан бабай сугышка кадәр, тыныч тормышта үлгән, ә әтинең әтисе Ибниябин Гыйрфанов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк, 1941 елның июнендә сугышка алына, - ди оныгы Тәнзилә Зиннәтуллина. - Озак та тормый, улы Минвәли (безнең әти) белән кызы Шәмшурыйны ятим калдырып, хатыны (әби) үлә. Ятим балаларны Лашман авылындагы балалар йортына тапшыралар, тик алар аннан качып кайталар. Шуннан соң балалар бабаларында үсәләр. Боларны без әни сөйләгәннәрдән генә беләбез. Әтиебез дә дөньядан иртә киткән, якыннарыбыз турында башка сорар кеше дә юк.
Бабайның кайчан үлгәнен дә төгәл белмибез. 1942 елда дип ишеткән бар. Аларның төп йортларында да бернинди документлар, мәгълүматлар сакланмаган. Хәтер китабында бабай Белоруссиянең Гомель шәһәрендә, туганнар каберлегендә җирләнгән, дип язылган. Кызым архивлардан да эзләтеп карады, әмма башка мәгълүмат таба алмадык. Ничек булса да, балалар, туганнар белән бабайның каберен күреп кайту теләге бар. Без тарихыбызны, тамырларыбызны белергә һәм оныкларга да җиткерергә тиеш.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев