Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Язгы җилләр Чирмешән районындагы биотермик чокырларга зыян салган

Шешминка, Мордва Афонькәсе, Лагерка авыллары янындагы биотермиик чокырлар территорияләренең капкаларын язгы җил каерган.

Хәзер аларны төзәтеп кую зарур. Гомумән, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газыймов әйтүенчә, терлек калдыкларын утильләштерү өчен районда барлыгы 19 биотермик чокыр гамәлдә.

-Махсус комиссия белән аларны карап чыктык, торышлары канәгатьләнерлек. Тик Түбән Кармалка җирлегендәге чокыр территориясенең тотып алынган калайларын караклар урлап киткән. Анда ремонт ясалачак, - ди Алмаз Фараш улы.

Быел Түбән Кәминкә авыл җирлегендәге биотермик чокырны капиталь ремонтлау күздә тотыла. Монда баз тулган да.

-Мал асрау дигәннән, безнең районның көнбатыш өлешендә, шартлы рәвештә алганда, Нурлат – Кузай автоюлының шул яктагы җирлекләрендә: Иске Котыштан тотынып, Кармыш авыллары арасындагы торак пунктларда терлек асраучылар күбрәк, - ди Алмаз Газыймов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев