Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәледә узган “Афанасьев укулары”нда 121 кеше катнашты

Әлегә кадәр “Афанасьев укулары” мәктәп, район күләмендә оештырылса, быел аны колачлырак итеп уздырдылар, республика конференциясенә күрше районнар мәктәпләре укучылары да килде.

Бәйге барышында жюри членнары районның ун мәктәбе һәм Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки районнарының тугыз мәктәбе укучыларының чыгышын карады, 121 укучы 85 номер күрсәтте.

Чараны район башлыгы Рамил Айбатов ачты һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

-Без чуваш халык язучысы, тәрҗемәче, драматург, журналист, педагог Порфирий Афанасьев туган төбәктә яшәвебез белән горурланабыз. Әлеге укуларның киләчәктә тагын да колачлырак, Бөтенроссия күләмендә узуына өметләнәбез, - диде Рамил Тәлгать улы.

-Бәйгегә катнашучыларны милли костюмнарда күрү дә куанычлы. Бу чара чуваш телен саклауга, үстерүгә тагын бер адым булып тора, - диде ТР Дәүләт советы депутаты Людмила Рыбакова. – Ана телегезне онытмагыз, аның белән горурланыгыз.

Сәхнәгә бер-бер артлы Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты, Әккәрәй, Ивашкино, Күтәмә, беренче Чирмешән, Сосновка, Ульяновка, Лагерка, Иске Элмәле, Яңа Элмәле мәктәпләре укучылары һәм күрше районнардан килгән кунаклар чыкты. Гомумән алганда, бүген Порфирий Афанасьевның туган якка мәхәббәт хисләре белән сугарылган, әти-әнисе, балаларына багышлап чуваш телендә язылган шигырьләре яңгырады. Рус, татар, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән шигырьләрен дә ишетергә мөмкин булды. Якташыбызның әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән чыгышларны да бик җылы кабул иттеләр тамашачылар.

Яңа Элмәледә оештырылган конференциядә 121 катнашучы арасыннан иң-иңнәрне сайлап алу жюри членнарына да бик җиңел булмады. Бик оста чыгыш ясаган 15 укучы беренче дәрәҗә Дипломга һәм истәлек бүләгенә ия булды. Унар укучыга икенче һәм өченче дәрәҗә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Бер катнашучы да буш китмәде, чыгыш ясаган укучыларның барысына да сертификатлар бирделәр.

-Кайбер укучыларның да, укытучыларының да нык тырышканнары күренеп тора. Күңелләрне кузгатырлык чыгышлар булды, - диде район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева. – “Афанасьев укулары” 2025 ел эш планына да кертелер дип өметләнәбез.

Әлки районыннан 14 укучы килгән. Аларның күбесе призлы урыннар алды.

-Чуваш халкының шундый талантлы шагыйрьләре булуы безнең өчен горурлык. Бәйгедә катнашу өчен әсәрләрне бик җентекләп сайладык, - диде Әлки районыннан рус теле укытучысы Мария Еликова. – Үзем дә Порфирий Васильевичның хатынына багышлап язылган дулкынландыргыч шигыре белән катнаштым. Чирмешән районына киләсе елда да килү теләге белән китәбез. Мондый бәйгеләрдә яңа танышлар табабыз, ул тәҗрибә уртаклашу чарасы да.

Конкурсантлар арасында, өчәү генә булса да, өлкәннәр дә катнашуы шулай ук куанычлы.

Сүз уңаеннан. Конференциягә килгән кунакларның кайберләре Яңа Элмәледә Порфирий Афанасьевның музей-йортында да булдылар, экспонатлар белән таныштылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев