Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Якты Тау хат ташучысына табиб та булырга туры килә

Якты Тауда хат ташучы Иркәнур Сафина бушрак вакытында ак халат та кия.

Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы буенча куелган спектакльдә ул бик җитди – табибә Айзарә Әхәтовна ролендә уйный. Сәхнәдә барын да килештереп, артистлар сыман башкара. Якты Тау үзешчәннәре драмтеатры, бу спектакльне районның дистәгә якын авыл мәдәният йортында күрсәтеп, тамашачылар хөрмәтен яулый, алкышларга лаек була.

Иркәнур Фәйзерахман кызының төп эшендә дә тәртип.

– Хезмәтемне бик яратам, - ди ул. – Элеккеге хат ташучыбыз Иске Кадиныкы иде, ул - Рушания Мостафина “кодалады”, минем урынга кермисеңме, диде. Озак уйланып йөрмәдем, ризалаштым. Монда 11 ел вакыт бик тиз үтеп китте.

– Аңа кадәр кайда эшләдең? – дим әңгәмәдәшемә.

– Фермада, кибеттә дә. Мин бит “тиз генә” педучилище да бетердем. Яр Чаллыга киткән идем, училищеда озак тоткарланмадым, сагынып, авылга әйләнеп кайттым. Әти-әнигә дә ярдәм кирәк иде, мин бит гаиләдә тугызынчы, төпчек бала. Башка туганнарым читтә. Шөкер, сигезебез исән-сау.

Бүген ул ике авылда – Якты Тауда һәм Светлогорскида почта тарата: газета-журналлар, посылка һәм хатлар, пенсия китерә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итә.

– Почтаны Иске Кадидан алып кайтам. Анда, буш чагы туры килсә, нефтьче ирем Рәшит белән барабыз, Светлогорскига да ул илтә, алып кайта, - ди Иркәнур Сафина. – Товарны Иске Котыш элемтә бүлекчәсе аша бирәләр. Андый эш тә бар бит әле, анысын-монысын сатабыз. Юл мәшәкате бар инде, кайвакыт, кызганып, юлаучылар утырта яки искекадилылар озата.

Почтаны таратасы да бар бит әле. Хәзер иртә караңгы төшә, бүген дә ул кичке якта гына килер. Алай да Иркәнур газета-журналларны көнендә үк ияләренә илтергә тырыша, пенсияне дә тоткарламый. Шөкер, эшендә ире һәм төпчекләре, 9 сыйныфта укучы уллары Ришат нык булышалар. Элегрәк почтадан бирелгән велосипедлары булган, хәзер анда-монда чыгып китәргә ике җиңел машиналары, тракторлары, хәтта скутерлары да бар.

– Авылдашлар арасында 4–5 басмага язылучылар күп, - ди хат ташучы. – Динә Мөслихова, Әлфия Кәлимуллина, Гөлнур Гамируллина шундыйлар. Светлогорскида яшәүче Мәйсәрә Минһаҗева ел саен 5–6 газета-журналга заказ бирә. Аларның күбесе - олырак яшьтәгеләр. Әле кайберәүләр, район газетасына, әйтик, баштарак язылмыйлар, аннары, инде язылу вакыты чыккач, зинһар, газета килерлек яса, аннан башка яңалыклар турында белмибез, диләр. Яр Чаллыда гомер итүче якташыбыз Тәксинә Таҗиева өчен газеталарны аерым җыеп барам, аларны кайткан саен алып китә. Әллә ничә басмага языла ул.

Безнең районда “Комсомольская правда” газетасын нибары 7 адреска алдыралар. Аның берсе нәкъ менә Якты Тауга, Якуб Садриевларга килә икән. Бәясе дә саллы, ярты елга 2600 сум тора. Бу басмага инде 10 елдан күбрәк, Иркәнур почтага эшкә кергәннән бирле языла ул.

Посылкалар киләме, хатлар язышалармы? Бу хакта да сораштым.

– Бер авылдашка посылкалар аеруча еш килә. Мәскәүдән. Инде олы яшьтәге әбине балалары шулай сөендерә. Хатлар да таратам, - ди Иркәнур.

Тагын берничә соравым бар иде. Әйтик, соңгы елларда ник почтага эшкә килергә теләмиләр?

Иркәнур Фәйзерахман кызы әйтүенчә, бу иң элек хезмәт хакының түбән булуыннан.

- Безнең районда да атнага өч кенә көн эшлибез, кемдер ярты, кемдер 0,8 ставкада гына. Ә эше бик җаваплы: почта да, пенсия дә тарат, коммуналь түләүләр дә аласы, товар да сатасы. Көн буена әллә ничаклы юл үтелә. Хезмәтебез акча йөртү белән дә бәйле. Компьютер “телен” дә белү сорала, - ди Иркәнур ханым. – Ялгыз кемгәдер бу авыр, билгеле, ярый әле миңа ирем, улым булышалар. Эшкә киткәндә, йортта кайнанам Мәдинә кала, аның да ярдәмен тоям. Авыл җирендә торгач, малны да күп асрыйбыз: 2 сыер, 3 үгез, әллә ничә бозау күп вакытны ала, азыкны да машина-машина әзерләргә. Быел кабакны гына да 7 УАЗ арбасына төяп керттек, кабак та уңды. Зарланып әйтүем түгел, без эштән курыкмыйбыз. Ит, сөт урнашкач, кереме дә бар.

Сүз уңаеннан, Сафиннарның зур, бөтен җирләре ялт итеп торучы, 50 ел элек салынган өйләрендә уңайлы җиһазлар да – хәләл хезмәт җимеше.

Тиздән 50 яшен тутырачак хат ташучы, өч бала әнисе Иркәнур Сафина район почта участогы җитәкчелеген дә мактап алды, бәйрәм саен бүләк җибәрәләр, диде. Махсус кием дә бирәләр икән.

- Якты Тау халкы дус, тату, юмарт. Бергәләп Сабан туйлары, башка төрле бәйрәмнәр үткәрәбез. Соңгы елларда шәһәрләрдән авылга дистәләгән гаилә күчеп кайтты, дистәләгән өй салынды, искеләре матурланды, - диде Иркәнур Сафина.

...Якты Тау буйлап үткәндә салмак кына атлап баручы бер апаны туктатып, хат ташучылары турында сораштым.

- Бер җитешсезлеге дә юк бугай аның. Бик уңган кеше, ышандырганын эшли. Почтаны, пенсияне дә, рәхмәт яусын, вакытында китерә. Көне-көне белән икешәр тапкыр да килә. Аларның бит сыер сөтләре дә аерым тәмле, каймаклы, чиста, - дип, 79 яшьлек ветеран Миңнур Җамалиева Иркәнур Сафинаны мактап куйды.

Район почта участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова да хат ташучы Сафинаны яхшы яктан гына телгә алды, “Бик җаваплы хезмәткәр, аны башкаларга үрнәк итеп куябыз”, - диде.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ЭЙЕ БИК ДОРЕС БИК МАТУР УНГАН ТЭРТИПЛЕ ГАИЛЭ