Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иң югары баллар Лилит Ермолаевада

11нче класс укучылары 13 июньдә соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Кайбер фәннәрдән беренчел нәтиҗәләр билгеле дә. Нигезле сәбәп белән имтихан тапшырырга килә алмаучы һәм рус теле яки математикадан тиешле балл җыймаучы чыгарылыш класс укучылары резерв көннәрдә (15,17,18,19 июньдә) сынау тотачак. - Бәхеткә, бездә бердәм дәүләт имтиханнары вакытында, тәртип бозулар булмады,...

11нче класс укучылары 13 июньдә соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Кайбер фәннәрдән беренчел нәтиҗәләр билгеле дә.
Нигезле сәбәп белән имтихан тапшырырга килә алмаучы һәм рус теле яки математикадан тиешле балл җыймаучы чыгарылыш класс укучылары резерв көннәрдә (15,17,18,19 июньдә) сынау тотачак.


- Бәхеткә, бездә бердәм дәүләт имтиханнары вакытында, тәртип бозулар булмады, имтиханнар тыныч үтте, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов.

Кайбер фәннәрдән нәтиҗәләр билгеле дә. Рус теленнән 143 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырган, шуларның берсе тиешле балл җыя алмаган. 11 укучының нәтиҗәләре 80 баллдан да югары. Күтәмә урта мәктәбеннән Лилит Ермолаева 95 балл ук җыйган.

Биологиядән имтихан тоткан 39 укучы арасында да иң югары балл (98) җыючы - Лилит Ермолаева. Районда 3 укучының нәтиҗәсе 80 баллдан югары. Ә менә 2 укучы "порог"ны да үтә алмаган.

Тарихтан 19 егет һәм кыз бердәм дәүләт имтиханы тапшырган, бер укучының эше канәгатьләнерлек түгел. Чирмешәннең беренче санлы урта мәктәбеннән Надежда Плотникованың күрсәткече - районда иң яхшылардан (72 балл).

Информатикадан районда иң зур баллны (80) лицей укучысы Илнур Вахитов җыйган. Бу фәннән барлыгы 10 чыгарылыш класс укучысы имтихан тоткан һәм барысы да тапшыру "порог"ын узган.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Имтиханнар