Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Хаҗга бару зур әзерлек таләп итә.

Чирмешән мәчетендә оештырылган хаҗилар белән очрашу кичәсендә район үзәгеннән һәм авыллардан 100дән артык кеше катнашты. Биредә ерак сәфәрдән кайтучылар изге җирләр, андагы тормыш, Хаҗ кылу тәртипләре турында сөйләделәр, кунакларны Зәм-зәм суы белән сыйладылар. Быел безнең районнан 14 кеше хаҗ гамәлен кылган, шуларның алтысы - хатын-кызлар. Чирмешәннән Шакировлар - гаиләләре белән,...

Чирмешән мәчетендә оештырылган хаҗилар белән очрашу кичәсендә район үзәгеннән һәм авыллардан 100дән артык кеше катнашты. Биредә ерак сәфәрдән кайтучылар изге җирләр, андагы тормыш, Хаҗ кылу тәртипләре турында сөйләделәр, кунакларны Зәм-зәм суы белән сыйладылар.


Быел безнең районнан 14 кеше хаҗ гамәлен кылган, шуларның алтысы - хатын-кызлар. Чирмешәннән Шакировлар - гаиләләре белән, Әмирдән Зыятдиновлар - ирле-хатынлы, Керкәледән Гатиннар абыйлы - сеңелле барганнар. Туймәттән Зөһрә апа Галимовага юлламаны улы - танылган көрәшче Ильяс Галимов бүләк иткән.

- Хаҗ кылудан куркырга кирәкми, - ди Бәркәтәдән хаҗия Әлфия ханым. - Алдан ниятләргә, үз-үзеңне әзерли башларга, курыкмаска кирәк, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә ул.

Быел Хаҗ кылуда 5 миллионнан артык кеше катнашкан дип санала. Татарстан вәкилләре өлкән яшьтәгеләрнең күп булуы белән аерылып тора икән. Малайзия, Һиндстан, Индонезиядән яшьләр күпләп килгән. "Гомумән, бездә хаҗга әзерлек эшләренә игътибарны көчәйтәсе бар,- ди Зөһрә апа Галимова. -Чит илләрдә бу юнәлештә ярты еллык курслар үткәрәләр икән".

Лашманнан Гариф абый Гатин да сәфәрнең ансат булуын, очкычның 6 сәгать эчендә Казаннан-Мәдинә шәһәренә илтеп җиткерүен искәртеп үтте. "Узган гасырның 30нчы елларында Лашманнан Миннекәй бабай хаҗ кылган, аның бу сәфәре бер елга сузылган, кайтканда өс-башы бөтенләй теткәләнеп беткән, дип сөйлиләр иде.

Шуларны истә тотсаң, хәзерге сәфәрләр кунакка барып кайту кебек кенә",- диде ул.

Хаҗ кылган кешенең яшәү рәвеше, холкы-тәртибе нык үзгәрә икән. Хаҗ кылу бер нәрсә, ә менә хаҗи дигән зур исемне лаеклы йөртү тагын да җаваплырак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined хаҗилар белән очрашу кичәсе