Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Геройга багышлап – шахмат турниры

"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе шахмат буенча быелгы турнирны якташыбыз - Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов истәлегенә багышлады. Геройның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган зур бәйгенең төп чыгымнарын Габдрахмановның авылдашы - Фәгыйль Гатиятов (Кармышта туган, Түбән Камада яши һәм эшли, "Татспецнефтехимремстрой" трестында профком рәисе) күтәрде. Ул җиңүчеләргә призлар, медальләр,...

"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе шахмат буенча быелгы турнирны якташыбыз - Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов истәлегенә багышлады.


Геройның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган зур бәйгенең төп чыгымнарын Габдрахмановның авылдашы - Фәгыйль Гатиятов (Кармышта туган, Түбән Камада яши һәм эшли, "Татспецнефтехимремстрой" трестында профком рәисе) күтәрде. Ул җиңүчеләргә призлар, медальләр, Дипломнар да алып кайтты.
Инде турнирның җиңүчеләренә күчик. Шахмат фигураларын иң оста йөртүче ир - егет - пенсионер Самат Ризванов (Утыз Имән) бер партиядә дә оттырмады.

- Мин бишенче класста укыганда ук шахмат уйный башладым, - ди җиңүче. - Бу уенны популярлаштыру мөһим, бүгенгедәй бәйгеләр ешрак оештырылса яхшы.

Бу группада егермеләп шахматчы ярышты. Финалга чыкканнар арасында калган урыннар түбәндәгечә бүленде: Петр Ргачев (Дев.Поляна) - икенче, Сабирҗан Сөбхәнкулов (Иске Кади) һәм Фәрһад Сәмәрханов (Чирмешән) - өченче урыннарда.

-Быел шахматчылар бик көчле, - ди безнең турнирда даими катнашучыларның берсе Анатолий Иванов (Яңа Элмәле). - Аларны ансат кына отып булмый.

"Миндә мондыйрак ярышны үткәрүдә булышу теләге күптән бар иде, - ди юмарт иганәче Фәгыйль Гатиятов.

- Районда сәләтле кешеләр бик күп, аларны табарга, үстерергә кирәк. Киләсе очрашуларда тагын да күбрәк кеше катнашсын иде.

Безне әти - әниләр изгелек эшләргә өйрәтеп үстерделәр, без, гомумән, туган җир каршында да бурычлы, булышырга мөмкинлек тә бар. Спорт барыбызны да берләштерә бит, шахмат бигрәк тә. Ул бик гуманлы уен".

Хатын - кызлардан 65 яшьлек Римма Баянова (Иске Кади) - беренче, Ирина Федулова (Ульяновка) - икенче урын ияләре. Хәер, бу группада алар гына уйнады.

Мәктәп укучылары дүрт группада ярышты. Барысы 29 кеше булдылар.

Өлкәнрәк классларда укучы малайлардан - Айнур Галләмов (Чирмешән), ә кызлар арасында Ксения Сидорова (Шешминка) беренче урынга чыктылар. Бу группаларда Александр Редюков (Яңа Элмәле) һәм Гөлия Хәбибуллина (Иске Кади) - икенче, Рамит Салихов (Чирмешән) һәм Анастасия Афанасьева (Яңа Элмәле) - өченче урыннарда.

Кечерәкләрдән зур уңышка ирешүчеләр, группаларында җиңүчеләр - Айдар Могыйзов (Чирмешән) һәм Людмила Редюкова (Яңа Элмәле).

Анастасия Филимонова (Ульяновка) һәм Юрий Сиверков (Яңа Элмәле) - икенче, Илсаф Мөхәммәтшин (Чирмешән), Екатерина Меркулова (Чирмешән) - өченчеләр.

Быелгы бәйгедә Иске Кади, Яңа Элмәле, Утыз Имән, Ульяновка, Урманасты Үтәмеш, Чирмешән, Лашман, Девичья Поляна, Кармыш, Шешминка, Күтәмә авылларыннан - барысы 54 уенчы көч сынашты.

Турнирны оештыруда булышкан иганәчеләргә - район кулланучылар җәмгыятенә, үзәк ашханәгә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең райондагы җирле оешмасы һәм, билгеле, Фәгыйль Гатиятовка, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рәмзия Долгополовага зур рәхмәт. Судьялар: үзе дә шахмат турнирларын еш откан Шамил Сөнчәләев, шулай ук Рафаэль Сөләйманов та бу зур бәйге гадел үтсен өчен нык тырыштылар.

Советлар Союзы Герое Бари Гали улы Габдрахманов (кайбер документларда - Бари Габдрахман улы) 1912 елның 25 маенда Кармышта туган. 1944 елда Кировоград өлкәсендә дошманның танкысын, ике орудиесен һәм ике пулеметын юк итә, яраланып, шул елның 23 январенда үлә.

Якташыбыз Ленин, Кызыл Йолдыз, өченче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән.

-Әтиебезне онытмавыгыз, зурлаганыгыз өчен зур рәхмәт, - диде Бари Габдрахмановның Аксубай районындагы Яңа Ибрай авылында яшәүче улы Рәшит абый, бу чарага үзе килә алмавына көенеп.

Шахматчыларга минем дә сәламемне җиткерегез.

...Геройның 100 еллык юбилеена багышланган төп чаралар озакламый аның туган авылы Кармышта узачак. Шахматчыларның анда да көч сынашу ихтималы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X