Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Гата бабай уллары һәм оныклары – Харисовлар Иске Үтәмештәге “Мәликә” чишмәсен кадерләп торалар

Иске Үтәмеш авылы үзәгендәге "Мәликә" чишмәсе тирәсендә хәзер төннәрен дә яп-якты: монда яңа яктырткычлар – фонарьлар урнаштырдылар.

2001 елда әлеге чишмәне тумышлары белән шушы авыл егетләре, Гата бабай уллары - бертуган Ринат, Азат Харисовлар төзекләндергән.

Инде аларның бертуганы Рөстәм һәм шул ук Ринат абыйларның уллары биредә сигез данә яктырткычлар куйдылар.

-Чишмә тирәсе авылга тагын бер бизәк өстәде. Харисовларга авылдашлар исеменнән бик зур рәхмәт, алар моңа кадәр олы юлдан зиратка кадәр 160 метр озынлыкта таш юл да салдырдылар, зират капкасын алыштырдылар, бер өлеш коймаларны яңарттылар, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев