Фәрит Мөхәммәтшин: Программалар аша авыл халкына булышырга телибез
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга кагылышлы семинар-киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Чирмешәндә, тирә-күрше тагын 9 район катнашында әлеге мәсьәлә буенча узган чарада парламент башлыгы дәүләт ярдәме программаларында актив катнашырга өндәде.
-Хуҗалык итүнең кече формаларына булышлык рәвешендә, грантлар һәм субсидияләр рәвешендә, 2 миллиард сум акча бирелә. Быел республиканың агропромышленность комплексына тулаем 13,2 миллиард сум акча юнәлдереләчәк, федераль үзәктән биреләчәк 5,3 миллиард сумга 28 чара гамәлгә ашырылачак, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. -Ярдәмнең федераль бюджеттан бирелүче средстволар узган ел дәрәҗәсендә калды, ә республиканыкы 8 процентка артты. Шәхси хуҗалыкларны Татарстандагы кебек мондый яклау Россиянең башка бер төбәгендә дә юк.
Бюджеттан бирелүче акчаларны файдаланырга кирәк, монда ниндидер сәбәп эзләү, аклану урынсыз. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, эшмәкәрлекне төрле программаларга активрак җәлеп итү – изге бурыч. Төрле программалар аша авыл халкына булышырга телибез. Халык ярминкәләр үткәрүне сорый. Шуңа күрә көзен анда нәрсә алып барасын бүген үк планлаштырырга кирәк. Дәүләт Советы Рәисе районнар һәм авыл җирлекләре башлыкларына болар турында да әйтте.
Сүз дә юк, грант, субсидия алуның тәртибе, шартлары бар. Алар турында халыкка җиткерү, документлар әзерләүдә булышу мөһим.
Татарстанда 470 мең шәхси хуҗалык, 4 меңнән күбрәк шәхси ярдәмче хуҗалык, 300 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.
Чарада катнашучыларны муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләде, икътисади хәлебез, агропромышленностьта, кече һәм урта бизнесны, кулланучылар кооперацияләрен үстерү буенча эшчәнлек белән таныштырды.
-Районның агропромышленность комплексында, җаваплылыгы чикләнгән 9 җәмгыятьтә һәм 42 крестьян-фермер хуҗалыгында 402 кеше эшли. 354 хуҗалык субъекты теркәлгән, шуларның 298е шәхси эшкуарлар һәм 56 берәмлек икътисади актив кече предприятиеләр, - диде ул. -Үзмәшгульләр 607 кеше. Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга республика һәм район тарафыннан да конкрет ярдәм күрсәтелә. Моның нәтиҗәсе дә бар, 2021 елда гына да шәхси сектордан 107,1 миллион сумлык бәягә 3824 тонна сөт сатылган. Районда мини һәм макро-фермаларда, алар 135, барлыгы 900 баштан күбрәк савым сыеры асрала.
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов авылда яшәүчеләргә булышу чаралары хакында җентекләп аңлатты, төрле программаларда активрак катнашырга өндәде.
Чирмешәнгә Аксубай, Әлки, Алексеевск, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай районнарыннан килгән кунаклар – шул районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, эшкуарлар, республиканың кайбер министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, галимнәр, берничә төркемгә бүленеп, “Түгәрәк өстәл” артында фикер алыштылар. Аларда әйтелгән тәкъдимнәр, сораулар хакында семинар-киңәшмәнең пленар утырышында мәгълүмат җиткерелде. Урыннарда төрле проблемалар бар: гидротехник корылмаларны хезмәтләндерүгә средстволар юк, чиста су линияләрен яңарту зарур, җир оформить итүдә кыенлыклар булгалый, грантлар күләмен кимендә ике тапкыр арттырсыннар, яшь кош-кортка субсидия бирүне кире кайтарсыннар иде, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен электрга тарифлар югары.
...Әлеге һәм башка мәсьәләләр, җентекләп тикшерелгәч, зона семинар-киңәшмәсе беркетмәсендә чагылыш табачак.
Районнар башлыклары һәм башка кайбер кунаклар бу көнне Лашмандагы “Чирмешән” кооперативында да булдылар, монда эш барышын карадылар.
-Бездә 14 кеше хезмәт куя. Быел 350 баш эре мал суйдык, 80 тонна ит, 7 тонна ярымфабрикатлар саттык, - ди кооператив рәисе Альфрит Хәйрисламов. -Эшләнмәләргә сорау бар. Әмма продукция җитештерү күләмен арттыру өчен әйләнеш средстволары җитми.
Лашмандагы “Багетный” ипи заводы үз эшләнмәләрен район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәдә тәкъдим итте.
Завод тәүлек саен уртача 6 тонна он эшләнмәләре җитештерә, 40 төрле ризыкны унбишләп районның сәүдә нокталарына илтәләр. Биредә 40 кеше эшли. Тиздән Чирмешәндәге завод та ачылса, коллектив тагын шулкадәр кешегә артачак.
-Грантлар оту гына авыр, - ди “Багетный” кооперативы җитәкчесе Альберт Латыйпов.
Чирмешәнгә, семинар-киңәшмәгә килүчеләрнең бер төркеме Ивашкино мәктәбенең тәҗрибә участогы, икенчесе Туймәттә гаилә фермалары эшчәнлеге белән танышты, район башлыклары районның балалар сәнгать мәктәбендә, “Яшьтәш” яшүсмерләр клубында, аграр техникумда булырга да өлгерделәр.
Пленар утырыш азагында, республиканың иң яхшы шәхси хуҗалыгы, иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативы, агропромышленность комплексында хуҗалык итүнең кече фермаларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар барысы 100 кеше, егерме бишесе бездә үткән семинар-киңәшмәдә катнашкан зонага керүче районнар вәкилләре. Бүләкләнүчеләрнең икесе – якташларыбыз: эшкуар Альберт Латыйпов (“Багетный” кооперативы) һәм фермер Николай Якимов (Девичья Поляна, крестьян-фермер хуҗалыгы).
Сүз уңаеннан. Мондый семинар-киңәшмәләр республикада дүрт зонада – Буада, Кукмарада, Мөслимдә дә үткән, бездәгесе - соңгысы. Аларда, алда язылганча, авыл җирендә яшәүчеләрнең эшлеклелек активлыгын арттыру, мәшгульлек турында сүз барган, күпчелеккә хас проблемалар ачыкланган.
Кадыйр Гомәров
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев