Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әфганчыларга – юбилей медальләре

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуга 30 ел тулды. Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссариатка әлеге дата уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре кайткан. Әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан райондашларга истәлекле бүләкләрне бүген, 15 февраль көнне район мәдәният йортында узачак тантаналы чарада тапшырырга ниятлиләр.

-Әфганстанда тугыз елдан артык барган сугышта районыбыздан 100 дән күбрәк кеше катнашкан, - ди үзе дә шунда  хезмәт иткән якташыбыз Наил Котбиев. – Бәхеткә, алар арасыннан әлеге бәрелешләрдә һәлак булучылар юк. Ләкин бүген инде 24 кеше арабаздан мәңгелеккә китте.

Юбилей медальләре районда “пропискада” торучы 62 кешенең күкрәкләрен бизәчәк.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X