Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Эш гел бар

Бүген районның барлык торак пунктларын район үзәге белән асфальтлы юллар тоташтыра. Хәзер инде авыллар арасында һәм авыллар эчендәге юлларны шомарталар. Эш гел бар. Агымдагы елны да бу юнәлештә байтак эш башкарылган, киләсе елга да юллар төзелеше дәвам итәчәк. Районда юллар төзү һәм ремонтлау белән, нигездә, "Татавтодор" ААҖнең Чирмешән участогы һәм...

Бүген районның барлык торак пунктларын район үзәге белән асфальтлы юллар тоташтыра. Хәзер инде авыллар арасында һәм авыллар эчендәге юлларны шомарталар. Эш гел бар.


Агымдагы елны да бу юнәлештә байтак эш башкарылган, киләсе елга да юллар төзелеше дәвам итәчәк.

Районда юллар төзү һәм ремонтлау белән, нигездә, "Татавтодор" ААҖнең Чирмешән участогы һәм "Татнефтедор"ның район идарәсе шөгыльләнә. Быел район үзәгенең көнчыгыш микрорайонында 1 километр 790 метр озынлыкта яңа юл төзелде һәм аңа асфальт та түшәлде. Бу эшне "Татнефтедор"ның район идарәсе эшчеләре башкарды. Шул ук оешма Күтәмәнең Совет һәм Үзәк урамнарында 1 километр 650 метр озынлыкта вак таш җәелгән юл ясады.

Чирмешәннең Береговая һәм Заречная урамнары юлларын да төзекләндерделәр. Монда әлегә вак таш түшәп калдырдылар. Киләчәктә асфальт та булачак. Быел Түбән Кармалкада 2 километр 100 метр озынлыкта юл ясалды.

Юлчылар юлларны төзекләндерү буенча даими шөгыльләнәләр.

Акъяр-Чирмешән-Шентала юлындагы ике участокта һәм Нурлат-Кузай юлында, Туймәт белән Кара Чишмә арасындагы юллар ремонтланды.

Хәзер Күтәмә-Кызыл Чишмә юлында да "Татнефтедор"ның район идарәсе бригадасы эшли. Монда юлны төзекләндереп, вак таш җәяләр.

Түбән Кармалка белән Шешминканы тоташтыручы асфальт юлны да "Татавтодор" ААҖнең Чирмешән участогы бөтен нормативларга туры китереп файдалануга тапшырды.

Киләсе елга Лениногорск-Чирмешән-Андреевка юлында, Шешминкага кадәр 5 километр 500 метр арада, капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Кузай-Нурлат-Чирмешән юлында да (Иске Элмәлегә бара торган туры юл) ремонт кирәк. Киләсе ел планына аны да кертмәкчеләр.

"Дөрес, районда бу өлкәдә дә проблемалар бар, - ди Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров. - Әйтик, Утыз Имән белән Кызыл Чишмә арасында юл бик начар. Сосновка һәм Югары Кармалка авылларында да бу яктан проблема чишелеш көтә.

Биредә юл - урам челтәрен норматив хәлгә китерү мәсьәләсе алдагы елларда хәл ителәчәк".

Гомумән, авыл урамнарын карап тору, тәртиптә тоту өчен иң элек акча кирәк. Ә моңа урамнарны рәсмиләштерү таләп ителә. Соңгы вакытта авыл җирлекләре советлары бу юнәлештә конкрет эш алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Районда юллар төзү һәм ремонтлау