Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Емеля Чирмешәнгә мичкә утырып килгән

Без бу хакта язган идек

50 ел элек

Яшәүче поселогындагы фермага Мәскәү өлкәсеннән 115 баш Холмогор токымлы нәселле таналар кайтарылды.

“Ленин юлында“ - 3 март, 1971 ел.

Түбәнкәминкәле Сәгыйрь Хөснуллинның быел гына әле 5 бүре тотуын газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Шуннан соң ул тагын 2 бүренең эзенә төште.

“Ленин юлында“ - 3 март, 1971 ел.

“Красный Октябрь“ колхозы культура йорты бу көнне халык белән тулы иде. Монда яшьләр һәм картлар алдынгы механизатор, КПССның XXIV съездына делегат И.А.Исаев һәм Л.М.Кожевниковаларның никахлашу мәҗлесенә – комсомол туена җыелдылар.

“Ленин юлында“ - 12 март, 1971 ел.

“Безнең бригадада (“Шушма“ колхозы – ред.) көл җыю уңышлы гына бара. Н.Морадыймова, ат белән йөреп, хуҗалыклардан бу кыйммәтле ашламаны 300 центнер җыеп туплады инде“.

“Ленин юлында“ - 13 март, 1971 ел.

45 ел элек

Чирмешәндә Кыш озату бәйрәме мәйданында – революциягә кадәрге Россия күренешләре: агач сука һәм орлык салынган тубал тоткан чабаталы игенчеләр, купшы рус сарафаннары кигән крестьян хатын-кызлары, алар киндер сугалар, җеп эрлиләр. Рус халык әкиятләре герое Емеля да үзенең миченә утырып килеп җиткән. Ә алар артыннан хәзерге  заманның яңа техникасы  - куәтле К-700 тракторы күренде.

“Ленин юлында“ - 13 март, 1976 ел.

Иске Сережкино авылы клубында Александр Калганның “Авландарчес“ (Өйләнделәр) дигән комедиясе сәхнәгә куелды.

“Ленин юлында“ - 13 март, 1976 ел.

40 ел элек

Былтыр Иске Үтәмештә ике катлы яңа урта мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды.

“Ленин юлында“ - 4 март, 1981 ел.

Саклык кассасының Яңа ел чыгарылышы лотереяларына Лагерка авылыннан Алексей Васильев 750 сумлык пианино, Түбән Кармалкадан Наталья Доброезжева 225 сумлык суыткыч оттылар. Ивашкино авылыннан берьюлы ике кешенең: Николай Блинов һәм Михаил Трофимовлар лотереялары отышлы булды. Аларның беренчесе отышына магнитофон (150  сумлык), ә икенчесе – кул сәгате (50 сумлык) алачаклар.

Түбән Кәминкәдән Кәүсәрия Вахитовага исә билеты тегү машинасы “бүләк итте“.

“Ленин юлында“ - 6 март, 1981 ел.

“Авылга ипи  китерү эшендә системалылык юк. Агымдагы елны халыкка нибары бер-ике тапкыр пешкән ипи кайтарылды“.

(Редакциягә Әмир авылыннан килгән хаттан).

“Ленин юлында“ - 6 март, 1981 ел.

“Красный Октябрь“ колхозында җәйге лагерьларда сөтне суыту өчен боз әзерләнде һәм кар тыгызланды. Бигрәк тә бу эштә колхозчылар Н.Гурьянов, Н.Цивильский һәм В.Корнилов иптәшләрнең тырышлыгы зур булды. Аларның уртак хезмәте белән 1800 куб.метр боз әзерләнде.

“Ленин юлында“ - 20 март, 1981 ел.

35 ел элек

Түбән Кәминкә авыл советы башкарма комитеты үткән елда 37 парның никахын теркәгән.

“Ленин юлында“ - 21 март, 1986 ел.

“Шушма“ колхозыннан (Бәркәтә) Нурхода Мортазина бүген һәр сыердан уртача 9ар килограмм сөт савып ала. Иптәш Мортазина агымдагы елның беренче кварталында билгеләнгән йөкләмәсен дә арттырып, ягъни 115 процентка үтәде.

“Ленин юлында“ - 23 март, 1986 ел.

Күтема авылында ике эш урынына исәпләнгән “Промышленность товарлары“ кибете ачылды.

“Ленин юлында“ - 28 март, 1986 ел.

Чирмешән май-сыр заводы коллективы 19 апрельдәге Коммунистик өмәгә 50 кеше составында чыгачак. 21 кеше үз эш урыннарын, 29 кеше завод территориясен төзекләндерүдә булачаклар.

“Ленин юлында“ - 2 апрель, 1986 ел.

30 ел элек

Район хуҗалыкларында кар тоту дәвам итә. 26 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, кар буразналары 28350 гектарда сызылган.

“Ленин юлында“ - 2 апрель, 1991 ел.

“Совет Социалистик Республикалар Союзын саклап калуны кирәк дип саныйсызмы?” Бу атна якшәмбесендә узачак референдумда райондашларыбыз шушы сорауга җавап бирәчәк.

“Ленин юлында“ - 13 март, 1991 ел.

Безнең Кызыл Чишмә бәләкәй генә авыл. Кайчандыр анда 80гә якын хуҗалык булган. Әле менә сигез гаиләгә дүрт квартира, мәктәп, балалар бакчасы өлегереп килә. Шулай ук ферма салу эшенә дә керештек.

“Ленин юлында“ - 13 март, 1991 ел.

3 март көнне Лашман авылында мәчет ачу тантанасы булды. Бу мәчеткә Касыйм Исхакый исемен бирделәр.

“Ленин юлында“ - 13 март, 1991 ел.

Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев